Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тирәк мамыгы янгын сәбәпчесенә әверелергә мөмкин

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар башланды. Чистай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлеге балаларга һәм аларның ата-аналарына көнкүрештә, табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерә.

Һәр фасыл безнең тормышка яңа кагыйдәләр кертә: яз башы – үләнне яндырмаска, эссе җәй – урманда һәм корылмаларда сак булырга, июнь ае тирәк мамыгы яндырмаска өйрәтә.

Июнь аенда шәһәр урамнарын мамыкка күмгән әлеге табигать күренеше күп күңелсезлекләр китерергә сәләтле. Җәйге «кар» ярыкларга тула, тротуарларда, куаклар янында һәм, гомумән, тоткарлану өчен урын булган бар җирдә чын кар көртләре булып өелә. Ак мамык өемнәре балаларның игътибарын җәлеп итә, аларның тагын бер кызыклы уенчыгына әверелә. Ә тирәк мамыгын юкка гына ак дары дип атамыйлар, ул мизгел эчендә кабынып китә.

– Июнь аенда янгын сагы хезмәткәрләренең эше арта – көненә 10-15 чакыру керә, шуларның өчтән бер өлеше янып киткән тирәк мамыгын сүндерүгә туры килә. Кайчагында янгынны сүндереп кенә калмыйча, «кечкенә ут төртүчеләргә» медицина ярдәме күрсәтергә дә туры килә. Секунд эчендә кабынып киткән тирәк мамыгының киемгә күчү һәм җитди җәрәхәтләр китерү мисаллары шактый. Аякларны пешерү – шундый ут төртүләр китергән имгәнүләрнең әле кечкенә генә өлеше, – ди Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

Өлкәннәр дә «ак дары»га ут төртүгә җитдирәк карарга тиешләр. Корылмалар арасында, ишегалларында, торак йортлар һәм гаражлар диварлары тирәсендә җыелган мамык үзенә күрә чылбыр була ала, аның буенча ут биналарга һәм корылмаларга таба барырга мөмкин.

– Бәхетсезлек очракларына юл куймас өчен, балаларны караучысыз калдырмагыз, шырпы һәм ут кабызгычларны балалар кулы тия алмаслык урыннарда саклагыз, балаларыгыз белән даими сөйләшүләр үткәрегез һәм аларга гап-гади янгын иминлеге кагыйдәләрен аңлатыгыз. Балаларыгызның буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнүләрен тикшереп торыгыз. Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтегез һәм аларның әзерлеген даими тикшереп торыгыз, кечкенә имтиханнар уздырыгыз. Үзегез дә куркынычсызлык кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгез. Балаларыгыз өчен үрнәк булыгыз, – дип киңәш итә янгын күзәтчелеге инспекторы.

Белгеч шулай ук өйдә күренеп торган урында кирәкле ашыгыч хезмәтләр телефоннары: 01,101,112 исемлеген элеп куюны алдан ук кайгыртырга киңәш итә.

Балагызның үз йорт адресын белүен һәм аны башка кешеләргә хәбәр итә алуын тикшерегез. Балаларга ут белән уйнауның куркыныч булуы турында мөмкин кадәр ешрак искә төшерегез. Аларны көнкүреш электр приборларыннан дөрес файдаланырга өйрәтегез. Әгәр баланы үзен генә калдырырга туры килсә, өйдән чыгып киткәнче шырпы яшерелгәнме, электр приборлары, газ сүндерелгәнме икәнен тикшерегез. Исегездә тотыгыз: нәкъ менә ата-аналар үз балаларының гомере өчен җаваплы, – ди Руслан Сафиуллин.

 

Тирәк мамыгы янгын сәбәпчесенә әверелмәсен өчен:

– тупыл мамыгы җыелып торган урыннарны, тротуарларны, аеруча агач корылмалар янын даими рәвештә чистартып торыгыз, су сибегез;

– гаражлар янында, автомобиль транспорты куелган, тиз янып китә торган материалларны ачык саклау урыннарында мамыкка җыелырга ирек бирмәгез;

– балаларга ут белән уйнарга, шул исәптән мамык яндырырга яки учак кабызырга рөхсәт итмәгез. Шырпы һәм башка ут чыганакларын балалар кулы җитмәслек урында саклагыз;

– янгын чыгу куркынычы булган эшләр башкарганда, эш урынының җентекләп әзерләнгән булуына инаныгыз;

– учакларны караучысыз, балаларга ышанып калдырмагыз, учак яндырган урынны калдырып киткәндә, аның сүндерелгән булуына инаныгыз;

– тәмәке төпчекләрен һәм шырпыны балкон һәм лоджийлардан ташламагыз;

– учреждение җитәкчеләренә ведомство карамагындагы территориядә тәмәке тартуны, чүп-чар яндыруны тыярга киңәш ителә, моның өчен махсус билгеләнгән урын булдырырга кирәк.

Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев