Тирәк мамыгы куркыныч!
Тирәк мамыгын халык телендә «ак дары» дип тә йөртәләр. Бу чагыштыру аңлашыла да кебек. Шәһәр урамнарына ак келәм булып җәелеп ятучы тирәкнең йомшак орлыклары янгын куркынычы да тудыра. «Җәйге» кар өемнәре янгын чыгу чыганагына да әверелергә мөмкин.
– Тиз янып китү сыйфатына ия булган тирәк мамыгы торак корылмалар, коймалар, төрле агач конструкцияләр, якында булган автотранспорт януына да китерергә мөмкин. Кайчакта балалар тирәк мамыгын яндырып та уйныйлар. Аларның шуклыгыннан аяныч нәтиҗәләр килеп чыгарга мөмкин. Еш кына балалар ташланган сарайлар һәм хуҗасыз калган йортлар янында да шырпы белән уйныйлар. Шуңа күрә дә өлкәннәргә мөрәҗәгать итәбез: әгәр дә сез урамда тирәк мамыгы белән шаярган бала күрсәгез, битараф кына үтеп китмәгез, янгын кркынычсызлыгы турында кисәтегез, – ди Чистай районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре буенча бүлекнең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.
Белгеч ассызыклап үткәнчә, күпкатлы йортларда яшәүчеләргә дә игътибарлы булырга кирәк. Көчле җил вакытында мамык өскә күтәрелә, лоджийларның һәм балконнарның барлык тишекләренә дә кереп тула. Сүнеп бетмәгән тәмәке төпчеге яисә шырпы, ут белән төрле эшләр башкару, балалар шуклыгы да янгын килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.
– Җәен янгын сагы хезмәткәрләре янгын килеп чыккан урыннарга еш чыгалар, кайчакта алар 10-15кә дә хәтле җитә, шуларның өчтән бере мамык янудан килеп чыккан янгыннарны сүндерүгә туры килә. Кайчакта янгынны сүндерергә генә түгел, ә кечкенә «янгын сүндерүчеләргә» ярдәм итәргә дә туры килә, – дип сөйли Руслан Рамил улы.
Тирәк мамыгы янгын сәбәпчесе булмасын һәм фаҗигагә китермәсен өчен, белгечләр гади генә кагыйдәләрне истә тотарга өндиләр. Үсмерләрнең һәм балаларның мамык яндыру белән уйнауларына юл куймаска, ачык янгын чыганакларына игътибарлы булырга, пиротехник әйберләрне һәм һава фонарикларын җибәргәндә сак булырга кирәк.
– Коммуналь хезмәтләргә һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларга ишегалларын, тротуарларны, мамык күп җыела торган урыннарны үз вакытында чистартырга, җыештырырга һәм су сибәргә кирәк. Шәхси секторда яшәүчеләр дә ишегалды территорияләрен җыелган мамыктан чистарту турында кайгыртсыннар иде, – дип мөрәҗәгать итте инспектор.
Янгын иминлегенең элементар кагыйдәләрен үтәү янгын килеп чыгу куркынычын бетерергә, мөлкәтегезне саклап калырга ярдәм итүен исегездән чыгармагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев