Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Тикшерүченең ялгышырга хакы юк» 

6 апрельдә тикшерүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. 

Без сезне тикшерү бүлеге тикшерүчесе, юстициянең өлкән лейтенанты Антон Ильин белән таныштырасыбыз килә. 

– Эчке эшләр органнарында хезмәт итәчәгемне мәктәптә укыганда ук белә идем инде, – дип сөйли Антон Валерьевич. – Казан юридик институты студенты булу бәхете эләкмәде, керү баллары җитмәде. Вакытны бушка уздырмас өчен Владимир юридик институтына кердем, ике елдан исә Казанга Россия хокук академиясенә күчтем. Укуымны тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт иттем.

 Демобилизацияләнгәннән соң солдат шунда ук полициягә эшкә урнашырга килә. Югары белемле, физик яктан да менә дигән күрсәткечләре булган яшь егеткә тикшерүче вазифасын тәкъдим итәләр. Беренче көннәрдән ук аңа җинаять эшләрен тикшерүне тапшыралар. Беренче эшен ул бик яхшы хәтерли.

 – Бу кунакханә номерыннан акча янчыгын урлау иде, – дип искә ала ул. Зыян күрүче шәһәргә яңа ел бәйрәмнәренә килә, кунакханәгә урнаша. Шәһәрдә йөргәндә бер кыз белән таныша, ә тегесе үз чиратында кунакны әнисе белән таныштыра. Кичне спиртлы эчемлекләр эчеп, бергә үткәрәләр. Иртән ир-ат йокыдан уянганда янында берәү дә булмый, ул акча янчыгы югалуын абайлап ала.

 Урлаучыларны шул ук көнне таптык, әмма гаепләү нәтиҗәсе белән җинаять эшен судка җибәрү өчен шактый торышырга туры килде. Тикшерү эшенең серләренә тәҗрибәле остаз, ул вакытта тикшерү бүлеге начальнигы, юстиция подполковнигы Радик Хикмәтулла улы Кәримов ярдәм итте.

 Аның җитәкчелегендә яшь тикшерүче бер ел эчендә судка 40тан артык җинаять эше җибәрә. Эшендә яхшы күрсәткечләре, җаваплы һәм максатчан булуы өчен бер елдан соң ул тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе итеп билгеләнә. Бүген наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле булган җинаять эшләрен тикшерү белән шөгыльләнә.

 – Һәрбер җинаять эшен тикшерү җентекле, игътибарлы булуны таләп итә, ә күп эпизодлы эшләр аеруча, – дип ачыклык кертә Антон Ильин. – Эшнең күп булуы вак детальләрдән дә читләштерергә тиеш түгел. Узган елда наркотиклар җитештерүче Украина кешесенә каршы гаепләү нәтиҗәсе белән җинаять эше судка җибәрелде. Ул оператив хезмәткәрләр тарафыннан Яшел Үзәндә тоткарланды. Тикшерү вакытында аңарда безнең шәһәрнең наркотик лар сатылырга тиешле кайбер адреслары күрсәтелгән билгеләр табылган.

 Тоткарланучы үз гаебен кире кага. Моңардан тыш, ул рус телен белмәве турында да әйтә. Тикшерү эшләрен башкару өчен тәрҗемәче чакыралар. Оператив хезмәткәрләр белән бергәләп аның гаебен раслау өчен шактый тир түгәргә туры килде. Кирәкле экспертизалар билгеләнде, ДНК үткәрелде, «товар» сакланган Казандагы яллап торган фатирына тентү үткәрелде. Телефонда тарату адреслары табылды. Хәтта наркотиклар сатучыны Чистайга алып килүчеләр дә табыла. Барлык тикшерү гамәлләре нәтиҗәсендә наркотиклар сатуның 11 эпизоды ачыклана: 10 очрак – Чистайда, 1 очрак – Яшел Үзәндә. Чистай шәһәр суды әлеге ир-атны каты режимдагы колониядә җәза үтү шарты белән 13 ел ярымга хөкем итә.

 Соңгы елларда Чистайда наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре берничә наркотик сатучыны кулга алдылар. Алар барысы да яшь кешеләр, студентлар, эшкә Интернет аша урнашканнар. Адрес күрсәтүчеләр булып өч көннән алып берничә айга кадәр эшләгәннәр.

 Ни өчен гел яшь кешеләр дигәндә, чөнки яшьләргә, аеруча студентларга һәрвакыт акча һәм вакыт җитми, ә биредә шундый кыска вакыт эчендә шактый акча тәкъдим итәләр. Акча эшләргә кызыгып, алар тулысы белән авыр җинаять эшендә катнашучылар булуларын аңлап та бетермиләр. Барысы да мавыктыргыч уендагы кебек: җиңел дә, аз гына куркыныч та...

 Менә шул студентларны җәлеп итә дә инде – аз гына адреналин һәм син күңел ачу өчен шактый акчага ия буласың. Әлеге эчкерсез мавыгулар артында күпме сынган язмышлар булуы хакында уйланучылар бармы икән? Адрес күрсәтүчеләрне кеше үтергән өчен бирелгән хәтле срокка төрмәгә утырталар, ә менә тотылмыйча калу ихтималы лотереяга миллион оту очрагы кебек әллә нигә бер очрак кына...

 Чистайның әле өч көн дә эшләргә, хезмәт хакы да алырга өлгермәгән 18 яшьлек егетен наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре төнлә белән тоталар. Ул шәһәргә сату өчен наркотиклар партиясен алып кайта. Шул төндә өйдә һәм гаражда тентү үткәрәләр. Аның гаражда тулы бер лаборатория җиһазлавы ачыклана. Аның «эш» өчен кирәкле булган бар нәрсәләре: үлчәүләре, тартмалары тартып алына. Тикшерү барышында яшь кешенең наркотиклар белән 8 төргәк сатуы ачыклана. Сүз уңаеннан, сатып алучылар барысы да сатучы тотылганга хәтле үк тоткарланалар. Җинаять эшләре бер эшкә берләштерелә һәм судка 9 эпизод аша җибәрелә. Яшь кеше судта үкенүен белдерә, үз гаебен тулысы белән таный. Суд аны каты режимдагы колониядә үтү шарты белән 9 елга ирегеннән мәхрүм итә. 

Наркотиклар белән бәйле җинаятьләр өчен хөкем бик катгый. Гаепләнүчеләр, суд карарын укыганда шок хәлендә калалар, алар уйлавынча, бу әллә нинди куркыныч җинаять тә түгел кебек. Әти- әниләренең нинди халәттә булуын аңлыйсыздыр: бала әле олы тормыш юлына аяк кына баса, әмма инде зонага эләгә, аннан исә күпме еллардан соң гына кайта алачак. Бик аяныч хәл.

 Минем барлык коллегаларыма ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхет, иминлек, энергия, оптимизм телисем килә. Ә эчке эшләр органнарында тикшерүче вазифасында эшлисе килүчеләргә шуны әйтәсем килә: тикшерүче эшенең күп өлеше – ифрат зур дәрәҗәдә акыл, хезмәтеннән, һәрьяклап тикшерүдән гыйбарәт хезмәт. Хезмәт мәнфәгатьләрен үзеңнекеләрдән өстен куярга, күп эшләргә, даими рәвештә һәнәри осталыгыңны үстерергә, белем дәрәҗәсен киңәйтергә кирәк. Безнең законнарыбыз даими рәвештә үзгәреп тора, аны да күзәтеп бару мәҗбүри. Тормыштагы төрле вәзгыятькә әзер булырга, тиз арада дөрес карарлар кабул итә белергә, аның өчен үзеңдә җаваплылык хисе тоярга кирәк. Иң мөһиме, тикшерүче карарыннан кеше язмышлары торуын ачык аңларга кирәк. Аның ялгышырга хакы юк. 

Хезмәт тарихыннан 

  • Үзенең эшләү дәвере тарихында алдан тикшерү катлаулы һәм сикәлтәле юл үтте. Кайчак ул судларга, кайвакыт эчке эшләр министрлыгына беркетелде. Соңрак прокуратурага бирелде, аннары яңадан эчке эшләр министрлыгына кайтарылды.
  • 1953 елга кадәр Чистай милициясенең тикшерүчесе булып Петроградта туып үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан Михаил Баранов була. Безнең шәһәргә аның гаиләсе эвакуацияләнә. 1943 елда, авыр яраланганнан соң, бирегә фронттан Михаил Михаилович та кайта һәм милициягә эшкә керә.
  • СССР Югары Советы Президиумы 1963 елның 6 апреле Указы белән җәмәгать тәртибе саклау органнарына төрле җинаять составлары буенча, шул исәптән авыр җинаятьләргә дә, алдан тикшерү үткәрү вазифасын йөкләде. Нәкъ менә шул көн тикшерү хезмәтененең туган көне дип санала. 

Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев