Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тикшерү ягулыкны ким агызуларын ачыклады

Республика Хөкүмәтенә шәһәрдә яшәүчедән килгән мөрәҗәгать буенча Чистай автоягулык станцияләренең берсендә бензинны ким салу мәсьәләсе буенча тикшерү узды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталының Интернет-кабул итүенә шәһәрдә яшәүчедән автоягулык станцияләренең берсендә бензинны ким салу турында шикаять килгән.

«Күп йөрергә туры килә, хәер йортта техника да күп, шуңа күрә машинага да, канистрларга да бензинны күп салам. Канистрга зур күләмдә ягулык агызганда, анда шактый күп ягулыкны салып җиткермәүләрен сиздем. Ягулыкка бәяләр югары булганда һәр салып җиткермәү кесәгә суга. Минем мөрәҗәгатем нәтиҗәле чараларга китерер һәм мондый хәлләр бүтән кабатланмас дип өметләнәм», – дип зарлана үз мөрәҗәгатендә чистайлы.

Шикаять керү сәбәпле, ягулык-энергетика ресурсларыннан рациональ файдалану идарәсе вәкилләренә АЗСларда бензин җибәрүне үлчәү йөкләнде.

– Без ягулык салу пункт ларының берсендә АИ-92 маркалы бензин салуны 10 литрлы махсус үлчәгеч белән үлчәдек. Үлчәү нәтиҗәсе 10 литр ягулыкка салып җиткермәү 330 миллилитр тәшкил итүен күрсәтте. Бу очрак буенча без тикшерү акты төзеячәкбез, материалларны автоягулык станциясе җитәкчелегенә җибәрәчәкбез. Тикшерү турындагы мәгълүматларны без шулай ук шикаять бирүчегә дә җибәрәчәкбез, тикшерү нәтиҗәләре нигезендә, ул үз теләге белән судка мөрәҗәгать итә ала, – дип аңлатты ягулык-энергетика ресурсларыннан рациональ файдалану идарәсе начальнигы урынбасары Шамил Гомәров.

Ул шулай ук ел дәвамында ягулыкны ким салу буенча уртача 10ар мөрәҗәгать керүен билгеләп үтте.

– Еш кына мондый хәлләр ерак районнарда, авыл торак пунктларында очрый, анда кечкенә автоягулык станцияләре җитәкчеләре кешеләр зарланмаячак, без андый ерак җирләргә бар ма я чакбыз дип уйлыйлар. Әмма бу алай түгел. Бездә өч мобиль төркем бар. Ике-өч көн дәвамында без шикаятьләрне оператив рәвештә тикшерә алабыз. Әмма мондый мөрәҗә гатьләр аз керә. Республикада яшәүчеләр күбрәк ягулык сыйфатыннан зарланалар. Ел дәвамында без ягулыкның яраклылыгын раслау өчен 2 меңгә якын проба алабыз, – дип белдерде Шамил Бари улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев