Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тикшерү нәтиҗәләре буенча бозулар ачыкланды

12 учреждениедә сатып алулар өлкәсендә контроль системасы турындагы закон нормаларын үтәүнең дөреслеген тикшерүләр узды

Муниципаль районда ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды. Утырышта 4 мәсьәлә каралды.
Ришвәтчелек очракларын булдырмау максатыннан муниципаль контрактларны (килешүләрне) үтәү шартларының, шул исәптән товар куючыларның (подрядчыларның, башкаручыларның) алар буенча йөкләмәләрне үтәү срокларының үтәлешенә финанс контроле алып бару буенча башкарыла торган эшләр турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова сөйләде.
— Агымдагы елның 9 аенда финанс-бюджет палатасының контроль чаралар планы нигезендә Чистай муниципаль районының 12 учреждениесендә сатып алулар өлкәсендә контроль системасы турындагы закон нормаларын үтәүнең дөреслегенә тикшерү үткәрелде, аларның нәтиҗәләре буенча 36 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Барлык тикшерү материаллары шәһәр прокуратурасына тапшырылды, — дип хәбәр итте Наталья Анфиногентовна.
Киңәшмәдә муниципаль контрактларны башкару шартларын үтәүгә эчке муниципаль финанс контроле буенча эш киләсе елда да дәвам итәчәк, дип билгеләп үтелде.
Утырышның көн тәртибенә куелган икенче пункт буенча район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек һәм дини оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илфат Мәгыйзов доклад ясады. Ул җирле үзидарә органнарының мәгълүмати ачыклыгы һәм муниципаль район җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә ришвәтчелек күренешләре турындагы мәгълүматны мониторинглау нәтиҗәләре турында сөйләде.
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чаралары сәясәт нигезләрен какшата торган әлеге деструктив күренешне кабул итү юнәлешен формалаштыралар, ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча нәтиҗәле чаралар эшләргә ярдәм итәләр.
— Массакүләм мәгълүмат чараларына җирле хакимият органнары эшчәнлеген яктыртуда ярдәм итү, аңа ышанычны ныгыту максатларында район башлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулары үткәрелә, район журналистлары Советлар, комиссияләр утырышларында, атналык аппарат киңәшмәләрендә актив катнашалар, — дип сөйләде Илфат Фаат улы.
Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов җирле үзидарә органнары кадрлар хезмәтләренең муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан ришвәтчелеккә каршы бурычларны бозуларны, муниципаль хезмәт узуга бәйле тыюларны, чикләүләрне кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик эшне оештыруы турында сөйләде.
Утырыш муниципаль район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов чыгышы белән тәмамланды. Ул Чистай муниципаль районының 2015-2027 елларга ришвәтчелеккә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча муниципаль программаның 2024 елда үтәлеше турындагы хисапны тәкъдим итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев