Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышында Чистай районында җәмәгать иминлеген көчәйтү турында сөйләделәр

Утырышны район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды

Чистай районының террорчылыкка каршы комиссиясенең һәм оператив штабның чираттан тыш утырышы узды. Ул район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә үткәрелде.

Утырышның көн тәртибендә бер генә мәсьәлә торды. Ул уяулыкны арттыруга, террорчылык һәм экстремистик күренешләрне кисәтү чараларын, Чистай районы территориясендә җәмәгать иминлеген көчәйтүгә кагылды. Бу тема буенча РФ Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе бүлегенең икенче бүлекчәсе оперуполномоченные Илназ Ибраһимов чыгыш ясады.

Ул комиссия әгъзаларының һәм утырышта катнашучыларның игътибарын ышанып тапшырылган объектларда, тулаем шәһәр һәм район территориясендә иминлекне тәэмин итү буенча эшне көчәйтү кирәклегенә юнәлтте. Аерым алганда, «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы, биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүлеге җитәкчеләренә, участок урманчысына критик инфраструктура объектлары урнашкан урман массивы участокларын контрольдә тотуны көчәйтергә һәм аларның җаваплылык зонасында чит кешеләрне ачыклау максатында хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештырырга кирәк.

Илназ Таһир улы ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итте.

— Сезгә ышанып тапшырылган объектларда контрольне көчәйтергә, сак хезмәткәрләренә күрсәтмәләр бирергә кирәк. Территорияләрне вакытында һәм мөмкин кадәр ешрак әйләнеп чыгу зарур. «Йомшак» урыннар сезгә билгеле, иминлек паспортларын тагын бер кат тикшерүегезне, кимчелекләр ачыкланган очракта, аларны билгеләнгән срокларда бетерүегезне сорыйм, — дип ассызыклады Илназ Ибраһимов.

Ул шулай ук тормыш эшчәнлеген тәэмин итү объектлары, шулай ук шәһәрне формалаштыручы эре предприятиеләр җитәкчеләренә террорчылыкка каршы саклану чараларын көчәйтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.

Утырышка чакырылганнар арасында пассажирлар ташучы оешма вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр дә бар иде. Федераль иминлек хезмәте хезмәткәре аларга да мөрәҗәгать итте.

— Чистай районына килүче һәм моннан китүче затларга карата контрольне көчәйтү максатыннан, пассажирларның шикле тәртибе, сәер сөйләшүләре, салоннарда билгесез әйберләр калдырулары турында шоферлар һәм диспетчерлар белән күрсәтмәләр үткәрегез. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мөрәҗәгать итсәләр, кирәкле мәгълүматны кичекмәстән бирергә кирәк, — диде Илназ Таһир улы.

Районның авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Илназ Ибраһимов аларның игътибарын мигрантларны һәм торак пунктларга килүче башка кешеләрне аерым контрольгә алырга, алар турында участковыйга кичекмәстән хәбәр итәргә, шулай ук наркологик һәм психиатрия исәбендә торучыларны күздән югалтмаска кирәклегенә юнәлтте.

Шулай ук Илназ Таһир улы үзенең чыгышында Чистай районы башкарма комитетына җәмәгать урыннарында видеокүзәтү камераларының төзеклеген тәэмин итү эшен көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте.

Чираттан тыш утырыш ахырында җыелганнарга Дмитрий Иванов мөрәҗәгать итте.

— Иминлек мәсьәләләрендә вак-төякләр булмый, шуңа күрә барлык җитәкчеләрне аларны хәл итүгә мөмкин кадәр җаваплырак карарга чакырам, — дип ассызыклады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев