Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тегермән мәйданының йөзек кашы

Әлеге язмамда гүзәл Чулман елгасы буендагы, күпеллык тарихы булган Чистай шәһәренең Тегермән мәйданында урнашкан «Иман» мәчете турында сөйлисем килә. Мин үзем шушы мәчеткә намазга йөрим һәм анда алган уй-тәэсирләремне сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Мәчет территориясенә килеп керүгә сул якта унҗиде яшьлек кызлар кебек зифа гәүдәле каен агачы каршы ала. Аның артында кояшта кызарап тулышып пешкән алмалар кебек күз явын алырлык итеп, бер нокта буйлап сары, ак һәм кызыл розалар урнашкан. Ә инде уң якта — юкә куаклары… Ул юкә куак­ларына исә июнь — июль айларында бал умарталары тарала. Эшчән умарта кортлары ул балны кәрәзләренә җыялар. Аның балы исә үзләренә көз, кыш һәм яз айларына җитәрлек була. Ә калганы күп кешеләрне шатландырып сыйларга да җитәрлек. Мәчетнең каршы һәм көнбатыш ягын матур миләш агачлары бизәп тора. Ул миләш агачлары декабрь аена кадәр җиһанны матурлап торуларын дәвам итәләр. Ә инде декабрь аенда күп кенә кошлар, чыпчык­лар бер-берсен узарга тырышып тукланалар һәм бер-берсенә серләрен сөйлиләр. Ә инде калган якларда кояш яктысына омтылып үскән чыршы һәм нарат агачлары мәчетне тагын да матуррак һәм гүзәлрәк итәргә тырышалар кебек. Мәчетнең ике ягына да күптән түгел үтә күренмәле пыя­лалар белән ишекләр ясап куйдылар. Бу исә үз чиратында залларга күркәмлек бирә.
Ишекне ачып кереп икенче катка күтәрелгәндә 23 баскыч аша үтәсе бар. Ул баскычлардагы гөмбәз өстенә күптән түгел генә бер мөселман кардәшебез Аллаһы Тәгаләнең сигез төрле исемен язып куйды. Алар көнен һәм төнен якты лампочкалар белән яктыртыла. Башка җирләрдән килүчеләр бу эшкә таң калып, гаҗәпсенеп карыйлар, бер хәрефләрен дә калдырмыйча укып чыкканнарын күргәнем бар. Яшьләр ул аралыкны өч һәм дүрт басуда менеп тә җитәләр. Әллә инде фәрештәләр ярдәм итәләр, култыклап алып менәләр микән? Минем бу хәлләрне аскы катта утырганда күзәтеп торганым бар.
Бу мәчеткә үз милләттәш­ләребез белән бергә үзбәк, таҗик, төрекмән һәм азер­байҗан милләтеннән булган кешеләр, аеруча яшьләр күп килә. Икенче һәм өченче катларга, минем уйлавымча, биш йөзләп кеше сыя. Хатын-кызлар да күпләп йөри.
Намазларны Адел хәзрәт Мөхәммәтшин, 86 яшьлек Әсәдулла абый, 85 яшьлек Дамир абый, 84 яшьлек Гали абыйлар белән бер рәткә басып укуым белән мин бик горурланам. Миңа да озакламый 83 яшь тулачак бит. Мәчеттә мәэзин вазифасын озак еллар Кызыл Ялан авылы егете Нияз Мәксүдов башкара. Аның искиткеч матур, аһәңле тавышы шәһәребезнең күп почмакларына барып ирешә. Азан тавышын ишетүгә, дин юлына баскан һәркем үзгә бер рәхәтлеккә чума. Безнең мәэзинебез Кол Шәриф мәчетендә азан әйтүчеләр ярышында да катнашып кайтты. Берничә ел элек мәчетебезгә Татарстанның 46 районыннан имам-хатыйблар килеп бик матур очрашу үткәрделәр, җылы сүзләр әйттеләр.
«Иман» мәчетендә никахлашу, туй, юбилей мәҗлесләре бик еш була. Кайвакыт көненә 4-5 мәҗлес уздырыла.

Чистайлылар, шулай ук авыллардан килүчеләр дә бу мәчетне яраталар, хәтта Казаннан, Әлкидән, Әлмәттән, Чаллыдан, Түбән Камадан килеп мәҗлес үткәрүчеләр дә бар, чөнки бәясе чагыштырмача түбән, кеше дә күп сыя.

Мәҗлесләрне имамыбыз Адел хәзрәт зәвыклы итеп, бик матур үткәрә. Мөхтәсибебез Мөхәммәд хәзрәт Кыямов кебек үк, ул көне-төне халыкка хезмәт итә. Мин генә түгел, бик күпләр аларга соклануларын белдерәләр, рәхмәт әйтәләр. Аларга киләчәктә дә халыкка шулай армый-талмый хезмәт итүләрен, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.
Мәчетебезнең эче әледән-әле матураеп тора. Бер кардәшебез Чечен ресубликасыннан гаҗәеп матур итеп эшләнгән урындык­лар кайтарды. Искиткеч йомшаклар, андый урындыкларга патшалар һәм кенәзләр генә утыргандыр. Күптән түгел Ульяновскидан тагын шундый матур итеп эшләнгән 35 урындык кайтарылды. Аларны өченче катка хатын-кызларның намаз уку залына тезеп куйдылар.

Мәчетебез хәйрия эшләре белән дә шөгыльләнә, ятим балаларны җыеп мәжлесләр, шулай ук дин дәресләре үткәрелә.

Биредә балаларны трактор һәм җиңел машиналарны сүтеп җыю серләренә һәм башка шундый көндәлек тормыш өчен кирәкле нәрсәләргә дә өйрәтәләр иде. Әлеге эшне хәзер махсус хәрби операциядә булган
Илфат хәзрәт Зөлкәрнәев зур осталык белән, бик рәхәтләнеп башкарды. Аллаһы Тәгалә яр­дәме белән сугышлар бетеп, хәз­рәтебез, шулай ук барлык ир-егетләребез дә гаиләләре, бала­лары янына исән-сау булып, тизрәк әйләнеп кайтсыннар. Тиз арада илебездә тынычлык урнашып, барыбызга да күңел тынычлыгы белән яшәргә насыйп итсен Раббым.

Фаил Кадыйров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев