Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Театр спектакльләре зур уңыш белән уза

«Укытучы йорты» әдәби-мемориаль музеенда театр тормышы кайный! Биредә үзләренең кызыклы спектакльләре белән тамашачыларны «Смешные люди» үзешчән коллективы сөендерә. Бу үзешчән театр-студия 2019 елда оешкан һәм төрле яшьтәге, һөнәр һәм диндәге актер-энтузиастларны берләштерә.

Соңгы айларда коллектив театр сөючеләргә ике спектакль тәкъдим итте. Шуларның беренчесе – «Мне имя Марина». Моноспектакльнең сюжеты Марина Цветаева әсәрләренә нигезләнгән.

Материалны өйрәнә башлагач, Марина Цветаева шигыренә музыка күрдем, сюжетлар үзләреннән-үзләре минем башымда барлыкка килә башлады һәм болар барысы да әкренләп спектакльгә әверелде. Ул Марина Цветаева турында түгел, драматургиянең нигезе буларак шигырь һәм проза алынды, аларга таянып спектакль куелды. Аңа әзерлек бернинди дә авырлыклар тудырмады. Мин материалдан һәм бөтен процесстан чын ләззәт алдым, – дип сөйли театрның режиссер-куючысы һәм җитәкчесе Ирина Пискунова.

Бу спектакльдә төп һәм бердәнбер рольне Ирина Тякмаева башкара. Ул Марина Цветаеваның шигърияте белән яшүсмер елларыннан ук мавыга. Актрисаның сүзләренә караганда, шагыйрәнең һәр әсәрен сәхнәдә үз күңелең аша үткәрү дулкынландыргыч, өстәвенә, бу моноспектакльдә ул берүзе уйный. «Смешные люди» театр коллективында Ирина ел ярым шөгыльләнә һәм менә хәзер һәр тамашачыга шагыйрәнең күпкырлылыгын җиткерү хыялын тормышка ашырган.

– Минем ролем Марина Цветаева шигырьләрен күңелем аша үткәреп, аларның аһәңлеген, матурлыгын күрсәтеп, әсәрләре аша хатын-кызны аның төрле чагылышларында күрсәтүдән гыйбарәт, – дип сөйли Ирина Тякмаева.

Спектакльнең премьерасы тулы аншлаг белән узды. Тамашачыларның күпсанлы үтенече буенча берничә көннән соң аны тагын бер тапкыр куйдылар.
Узган атнада «Смешные люди» театры коллективы тагын бер премьераны тәкъдим итте. Антон Чеховның «Медведь» һәм «Предложение» шаян пьесаларына нигезләнгән «А дело-то сладилось!» спектакле дә тулы тамаша залы җыйды.

Тамашачылар XIX гасырда сәяхәт иткәндәй булдылар һәм шул вакыттагы кешеләрнең тормышына чумдылар. Үз геройларының характерларын күрсәтә алган актерларның искиткеч һәм оста башкарылган рольләре үз нәтиҗәләрен бирә: зал аларны көчле алкышларга күмде.

«Укытучы йорты» әдәби-мемориаль музее сәхнәсе «Смешные люди» театры өчен туган сәхнәгә әверелде. Аны алар үзенчәлекле дип саныйлар, чөнки Бөек

Ватан сугышы елларында биредә эвакуацияләнгән Ленинград өлкә театры, танылган совет язучылары һәм шагыйрьләре чыгыш ясаган.

– Бу музей объекты. Үз вакытында биредә Исаковский да, Пастернак та, Совет язучылары берлеге дә урнашкан булган. Шуңа күрә монда чыгышлар булырга тиеш, безгә репертуар күзлегеннән дә үзенчәлекле, атап әйткәндә, совет әдәбиятының Чистай чорын күрсәтергә кирәк, – дип билгеләп үттеләр Чистай тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгында.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Смешные люди» театры Чистай музей-тыюлыгы белән тыгыз һәм партнерлык хезмәттәшлегендә иҗтимагый нигездә эшли, анда бу инициатива алга таба үсеш алыр дип өметләнәләр.

«Смешные люди» театр-студиясенең алган бүләкләре дә шактый, шул исәптән Мәскәүдә узган «Театральный самотек» Бөтенроссия фестивалендә иң яхшы комедия роле өчен. Планнарда – Санкт-Петербургта узачак конкурста катнашу. Режиссерның хыялы – шәһәр халкы спектакльләргә даими рәвештә, айга бер тапкыр яки тагын да ешрак килә алсын өчен, мәдәни мохиткә тагын да күбрәк чистайлыларны, шул исәптән яшьләрне дә җәлеп итеп, Чистайда даими нигездә драма театры булдыру. Ә үзешчән театр коллективына теләгән һәркем кушыла ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев