Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Театр яктылыкка, нурга илтә

27 мартта ел саен театрның барлык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен — Бөтендөнья театр көнен билгеләп үтәләр.

Татар Сарсазы авылында моннан 43 ел элек оешкан театр бүген дә тамашачыларын сөендерүен дәвам итә. Театрны оештыручы Азат Габитов чын мәгънәсендә үз эшенең остасы булды.

Ул эшләгән елларда сәхнәгә куелган спектакльләрне авыл халкы һәрберсен көтеп алды. Азат абый үз эше өчен бар күңеле белән янып-көеп йөрүче чын сәхнә кешесе. Ул җитәкләгән театр 2017 елда халык театры исемен яулады.

Бүген Азат Гали улы лаеклы ялда булса да, иҗаттан аерылмыйча, әле дә сәхнә тормышы белән яши, хәзер дә киңәшләрен биреп, мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итеп тора. Менә 15 елдан бирле аның эшен Люзия Габитова лаеклы дәвам итә. Артистларыбыз да үз рольләрен менә дигән итеп башкаралар. Татар Сарсазы авылында мәдәният учагы гел шулай гөрләп торыр дип ышанабыз. Барысына да рәхмәт сүзләре генә җиткерәсе килә.

Һәммәсенә киләчәктә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч көннәр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев