Түбән Кондрата авылында яшәүче «Чистай хәбәрләре»ннән бүләк алды
Ирина Николаева редакциядән бүләкләр уйнатуда җиңүчеләрнең берсе булды.
Газета редакциясендә «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасын укучылар арасында язгы призлар уйнату булды. Анда 31 кеше катнашты.
Конкурсның шартлары гади иде: 2022 елның икенче яртыеллыгына язылуны рәсмиләштерү һәм квитанциясен редакциягә җибәрү. Һәр катнашучыга номер бирелде, җиңүчеләрне лототрон ярдәмендә ачыкладылар. Дүрт катнашучыбызга бәхет елмайды.
Редакция коллективы газета редакциясенә әйтелгән ачык, ихлас фикерләре, ышаныч күрсәтүләре, тугрылыклары өчен рәхмәт белдерә.
Груша үсентесен Түбән Кондрата авылында яшәүче Ирина Николаева алды. Аны редакциядән Түбән Кондрата авыл җирлеге башлыгы Сергей Васильев килеп алды һәм Ирина Николаевага үзе илтеп тапшырды.
Ирина Дмитриевна Түбән Кондрата мәктәбендә чуаш теле укыта һәм озак еллардан бирле безнең район газетасын яратып укый. Моңардан тыш, ул редакция белән дә хезмәттәшлек итә. Узган ел Ирина Дмитриевна ТРсында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган проектта катнашты. Ул аралашуда еш кулланыла торган база фразаларын һәм әйтемнәрне үз эченә алган мини-сөйләүлекне төзүдә һәм бастыруда экспертларның берсе булды. Сөйләүлекнең асылы рус теленнән татар, чуваш телләренә тәрҗемәдән гыйбарәт иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев