Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Кама районы башлыгына сораулар бирделәр

Чистайда «Бердәм Россия» партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итүе булды

Алда планлаштырылган график буенча микроавтобус шәһәрнең өч ноктасына туктады.

Тәгәрмәчле кабул итүнең беренче тукталышы сәгать заводы микрорайоны булды. Чис тайлылар белән Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин аралашты.

– Партиянең төп максаты һәм бурычы – кире элемтә һәм халык белән иҗтимагый бәйләнеш. Ел саен яңа алымнар, халык белән аралашуның формалары барлыкка килә. Шуларның берсе – үзенең нәтиҗәлелеген раслап торучы «Минем депутат» мобиль иҗтимагый кабул итүе. Очрашуларда бирелгән төрле сорауларга җавап алып, халык үзләрен аңлауларын, ишетүләрен, тыңлауларын сизә, – дип билгеләп үтә Айдар Рәис улы.

Айдар Метшинга бирелгән сораулар төрле өлкәләргә кагылды. Алар арасында төзекләндерү, үсеп килүче буынны тәрбияләү, прививка ясату, пенсия белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалыгы, кыргый этләр һәм башкалар. Айдар Метшин һәрбер мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлады. Мобиль кабул итү вакытында яңгыраган сораулар махсус бланкларда теркәлде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, һәр мөрәҗәгать аерым конт рольга алынды. Гомумән алганда, бер көн эчендә күчмә иҗтимагый кабул итүенә унбиш чистайлы мөрәҗәгать итте, егерме алты наказ алынды.

Белешмә

Исегезгә төшерәбез, «Бер дәм Россия» партиясенең иҗтимагый мобиль кабул итүләре үзләренең эшләрен 28 июльдә башладылар. Алты махсус микроавтобуслар мөрәҗәгатьләр, наказлар, пртия адресына тәкъдимнәр кабул итү өчен республика буйлап йөри. Шундый кабул итүләр авылларда, район үзәкләрендә, шәһәрнең күпкатлы йортлары ишегалларында эшли. Барлыгы Татарстан буенча 600 адреска керү планлаштырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, машиналар барысы да махсус саклану чаралары җыелмасы һәм антисептиклар белән җиһазландырылган, ә кабул итү хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясеннән прививкалар ясатканнар. Татар станлыларның мобиль кабул итүләр аша җыелган системалы мөһим тәкъдимнәре һәм инициативалары партиянең «Халык программасы»на керәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев