Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тау кешеләренең традицияләре биюләрендә чагылды

«Чистай» мәдәни үзәгендә «Нохчо» чечен җыр һәм бию дәүләт фольклор ансамбле артистлары үзләренең кеше ышанмаслык номерлары белән чыгыш ясадылар. Чечен иҗат коллективлары гастрольләре «Без Россия» федераль программасы кысаларында оештырылды.

Ансамбль «Нохчо – традицияләрне саклаучы» дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте. Ул Чечен Республикасының беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт- Хаджи Кадыйровның 70 яшьлегенә багышланды.

Кунакларны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде.

– Без һәрвакытта тугандаш халкыбызның вәкилләрен аерым хисләр белән каршы алабыз. Сезнең чыгышларыгыз чистайлыларны тагын да күбрәк энергия һәм җылылык белән рухландырсын. Сезгә иҗади уңышлар һәм казанышлар телисе килә, – дип теләкләрен җиткерде Михаил Ксенофонтов.

Ул «Нохчо» чечен җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Солт-Әхмәт Бишракивеч Дукалаевка милли традицияләрне саклауда һәм үстерүдә керткән саллы өлеше, тынычлыкны һәм халыклар арасында дуслыкны ныгытуга ярдәм итүче мәдәниятләребезне якынайтуда күрсәткән игелекле хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Ансамбльнең җырлары һәм биюләре милли фольклорның бар матурлыгын, композицияләренең төрлелеген һәм яшьлек дәртен үз эченә сыйдырган. Экспрессив һәм җитез ир-атлар һәр хәрәкәтләре белән җитезлекне һәм ихтыяр көчен күрсәттеләр. Аларны тыйнак, сабыр кызларның нәфис, салмак хәрәкәтләре алыштырды.

– Татарстан турында безнең тәэсирләребез бик җылы, чөнки аның һәр шәһәрендә безне шатланып, ачык йөз белән каршы алдылар. Һәр артист өчен иң мөһиме – аны тамашачыларның тануы, яратуы. Без сезнең янга килергә һәм Чечен Республикасының мәдәниятен күрсәтүгә бик шат. Һәр чечен биюе безнең мәдәниятебезне, үзенчәлегебезне, безнең традицияләрне күрсәтә. Барлык биюләр дә төрле, үзенчәлекле, һәр биюнең үз тарихы бар. Мәсәлән, өлкәннәргә хөрмәт яисә тау кешесенең һәм кыз баланың әңгәмәсе, – дип сөйләде безгә ансамбль солисткасы Диана Закаева.

– Мин Татарстанның безне дустанә мөнәсәбәттә,җылы каршы ала дип бер генә тапкыр сөйләмәдем. Безнең төп максат – чечен милли биюенең матурлыгын, нәфислеген күрсәтү, – дип сөйләде безгә Чечен Республикасының һәм Дагестан Республикасының атказанган артисты Зелимхан Хатуев.

Ул чечен биюенең башка халыклар хореографиясеннән аерылып торучы кайбер үзенчәлекләре турында да сөйләде.

– Чечен биюе, Төньяк Кавказ халык ларының башка биюләре кебек үк уникаль, үзенчәлекле. Үз биюләребездә без мәдәниятебезне, традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне күрсәтәбез. Икенче төрле әйткәндә, халкыбызның мирасын. Аның үзенең билгеле мизгелләре, үзенең күркәмлеге, матурлыгы. Мисалга, чечен биюен һәрвакыт ир-атлар башлый, кызлар тәмамлый. Ир-атлар белән кызларның бер -берсенә кагылуы да рөхсәт ителми, – дип ассызыклый артист.

Дәртле биюләр, якты хореографик куелышлар, лирик композицияләр һәм халык җырлары чистайлыларда тау халкының кабатланмас мәдәнияте белән очрашырга мөмкинлек бирде. Тамашачылар һәр номерны артистларны алкышларга күмеп, зур кызыксыну белән кабул иттеләр. Концерт тәмамлангач та чистайлылар ансамбль солистларын җибәрмичә озак тоттылар. Аларга рәхмәт хисләрен белдерделәр, истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев