Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татуировка «армиядән качарга» ярдәм итмәячәк

Медицина тикшерүе үткәндә психиатр шулай ук армиягә чакырылучы тәнендәге киселгән һәм пешкән урыннарга игътибар итәргә мөмкин.

Күптән түгел Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш кампаниясе башланды.

Кагыйдә буларак, ул булачак хәрби хезмәткәрләрне мәҗбүри медицина тикшерүеннән башка үткәрелми. Хәрби комиссариатта психиатр мед комиссиядә төп белгечләренең берсе булып тора, чөнки психик тайпылышлары булган гражданнарга коралга, димәк, хезмәт итүгә юл куярга ярамый. Кабул итүнең үзенчәлекләре турында безгә табиб-психиатр Рафаэль Гыймаев сөйләде.

– Тикшерү армиягә чакырылучының тышкы кыяфәтен, аның гәүдә торышын, хәрәкәтләрен, мимикасын, эмоциональ ха лә тен, сөйләмен, сүз запасын, фикерләү сәләтен, белем күләмен һәм гомуми күзаллауны бәяләүдән башлана. Шуннан соң яшь кешенең шәхси эше җентекләп өйрәнелә. Анда уку һәм эш урыныннан сыйфатнамә булу мәҗбүри. Әгәр әтисе яки әнисе вафат булса, үлү турында таныклык һәм белешмә булырга тиеш, – дип аңлата Рафаэль Имам улы.

– Хезмәткә яраклылыкка тышкы билгеләр йогынты ясыймы?

– Тышкы яктан караганда, беләктә – киселгән, тәмәкедән пешкән урыннар, татуировкалар булу-булмауга игътибар ителә. Кемгәдер боларның барысы да сәер һәм мөһим түгел дип тоелырга мөмкин, чынлыкта исә санап үтелгәннәр армиягә алынучының психик халәте турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Алга таба аның хәрби хезмәткә яраклылыгына йогынты ясаячак.

– Димәк, армиягә бармас өчен татуировка ясату да җитә булып чыга?

– Бу армия хезмәтеннән качарга теләүчеләр өчен бик гади булыр иде. Татуи ровкалар күп булганда, бигрәк тә нацист символикасы белән, армиягә алынучы мәҗбүри рәвештә психиатрия дәваханәсенә җибәрелә. Ассызыклап әйтәм, дәвалануга түгел, ә нәкъ менә тикшерү узарга. Нигәдер әлеге медицина учреждениесендә булу тикшерелүчеләрнең психик сәламәтлегенә фаталь зыян китерә дигән ялгыш фикер яши.

– Мондый пациентларның киләчәк язмышы нинди?

– Тикшерү барышында диаг ноз куелмаса, егетләр гадәти тәртиптә армиягә китә. Әгәр нинди дә булса тайпылышлар ачыкланса, яшьләр Кораллы Көчләрдә хезмәт итүдән азат ителә. Калган мәсьәләләр шәхси тәртиптә хәл ителә.

– Әгәр егет сезнең юнәлеш буенча сәламәтлеккә бәйле проблемалар аркасында хезмәт итәргә китмәсә, бу киләчәктә, мәсәлән, эшкә урнашканда комачау итәчәкме?

– Хәтта хәрби билеттагы «өлешчә яраклы» дигән язу белән дә егет безгә ярты елдан соң гына мөрәҗәгать итә, тикшеренү узарга бара ала, аны еш кына 1 көн эчендә үтеп була. Эксперт комиссиясе диагнозны бетерергә яки калдырырга дигән карар кабул итәчәк. Теләсә кайсы очракта да без пациентны күзәтүне дәвам итәбез. Аңа карата суд соратып алулары юкмы, эшкә урнашканмы икәнен тикшерәбез.

– Кайбер егетләр психиатрдан рөхсәт алмау – «армиядән качу»ның җиңел алымнарының берсе дип саныйлар…

– Күпчелек очракта мин андыйларны тиз таныйм. Әмма яраклылык турындагы барлык мәсьәләләр стационар тикшерү аша хәл ителә. Ә берничә белгеч, һичшиксез, хәйләләргә маташучыларны сизеп алачак. Шуны да аңларга кирәк, безгә исәпкә баскан очракта, чикләүләр алдагы тормышка да кагылачак. Бу сәламәт кешегә кирәк түгел. Егетләр корал, машина йөртү һәм көч структураларында эшләү хокукы алуга рөхсәт ала алмаячаклар.

Чистай шә һәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Андрей Пичушкин 1 апрельдә хәр би хезмәткә чакыру кампаниясе башлануын билгеләп үтте. Чакырылыш яшендәге егетләргә чакыру кәгазе тапшырылган. Медицина комиссиясе барлык эпидемиологик таләпләрне үтәп узачак дип билгеләп үтелә.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев