Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе хезмәткәрләре махсус ихтыяҗлары булган балалар өчен уңайлы шартлар тудырды

...

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга шатлык һәм якты тәэсирләр бүләк иттеләр: аларның Уваровский исемендәге ябык футбол манежында футбол буенча тренировкаларга йөрү мөмкинлеге барлыкка килде. Үзенчәлекле балалар өчен махсус дәресләр «Татнефть-Әлмәт» хәйрия фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында уза.

Тренировкалар атнага бер тапкыр, ял көннәрендә үткәрелә. Шундый көннәрнең берсендә без манежга балаларның ничек шөгыльләнүен карарга килдек.

Безне «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбенең укыту-спорт эше буенча директор урынбасары Юлия Гыйниатуллина каршы алды һәм футбол мәйданчыгына алып барды.

— Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү идеясе 3 ел элек барлыкка килде. Без интеллектуаль тайпылышы булган балаларның сәламәт балалар белән ешрак аралашуын һәм аларга ышанырга, ә сәламәт балалар, үз чиратында, үзенчәлекле балаларны кабул итәргә өйрәнүләрен теләдек. Аннары балаларда футбол уйнау күнекмәләрен үстерү идеясе барлыкка килде, — дип сөйли Юлия Александровна.

— Сез команданы ничек тупладыгыз? — дип кызыксындым мин әңгәмәдәшемнән.

— Бездә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары торган «Благодарю» бергәлеге бар. Шунда мин бу яңалык белән уртаклаштым. Башта безгә тренировкага өч бала килде, аннары аларның саны артты. Хәзер интеллектуаль тайпылышы булган балалар командасында 12 кеше тора.

Үзенчәлекле малайлар һәм кызлар белән профессионаллар — «Татнефть — Олимп» спорт мәктәбенең футбол буенча тренерлары шөгыльләнә. Ә дәресләрне үткәрергә аларга спорт мәктәбенең башка укучылары да бик теләп булыша.

— Үзенчәлекле балалар беренче тренировкага килгәч, безнең бурыч аларны таралышмасыннар өчен сафка тезеп бастыру иде. Аннары катлаулырак бурыч — балаларны уен процессына җәлеп итү торды. Моның өчен без спорт мәктәбенең яшь футболчыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Малайлар үзенчәлекле балалар белән бергә футбол уйнарга теләп ризалаштылар, — дип билгеләп үтә Юлия Гыйниатуллина.

Менә футбол кырына спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән бергә чыктылар. Алар, бер рәткә тезелешеп, кызгылт-сары һәм яшел төстәге майкалар киделәр. Уен башланыр алдыннан разминка узды. Катнашучылар 2 командага бүленеп, тизлеккә һәм җитезлеккә берничә сынау үттеләр.

Разминкадан соң уен башланды. Моңа кадәр һәр тәрбияләнүче күнегүләрне башкару өчен үзенә пар сайлады.

— Башта парлы дәресләр проблема булды. Чөнки сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларга таныш булмаган кешеләрнең кагылуы ошамый. Ләкин вакыт узу белән алар ияләштеләр һәм малайларга аларны кулларыннан тотарга рөхсәт иттеләр. Аннары алар бер үк кешегә күнекмәсеннәр өчен без парларны алыштыра башладык, — диде директор урынбасары.

Уенны күзәтеп торганда, үзгә балаларның футболны мавыгып уйнауларын, кайберләренең инде кагыйдәләрне үзләштергәннәрен, алымнарны яхшы эшләгәннәрен күрдем.

Команда әгъзаларының берсе — Сергей Долгов өченче ел инде футбол белән шөгыльләнә. Әнисе сүзләренә карагнада, аңа барысы да бик ошый.

— Сережа спортны бик ярата. Ул футболга актив йөри, ә тренировкалардан соң аерым мавыгу һәм тәэсирләнеп барысын да әтисенә сөйли. Мин аның ничек шатланганын күрәм һәм минем дә күңелем яктырып китә. Футболдан тыш, аны шулай ук хоккей кызыксындыра. Өч ел дәвамында ул матчларга йөри һәм Чистайның «Торнадо» хоккей командасы өчен җан ата, — дип сөйли Лариса Долгова.

Тагын бер яшь футболчы — Даниил Штанников. Ул шулай ук өченче ел инде тренировкаларга йөри.

— Минем улыма мондый тренировкаларга йөрү бик ошый. Биредә ул спорт белән шөгыльләнә, гади балалар белән аралаша һәм командада уйнарга өйрәнә, — дип билгеләп үтә аның әнисе Альмира Штанникова. — Футболдан тыш, ул шулай ук бию белән дә шөгыльләнә һәм бассейнга йөри.

Сүз уңаеннан, балалар футбол кырында шөгыльләнгән арада, аларның әниләре читтә калмый. Алар өчен фитнес дәресләре уза.

Ленара Шеркулова исә улының күптән түгел генә тренировкаларга йөри башлавы белән уртаклашты.

— Без монда беренче тапкыр килгәч, Амальгә әллә ни ошамады, ләкин соңыннан тренировкалар аңарда кызыксыну уята башлады. Хәзер ул бирегә рәхәтләнеп йөри, — дип сөйли малайның әнисе. — Безнең шәһәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен башка секцияләр юк һәм бу мин үз баламны алып бара алган бердәнбер урын. Чистайда үзенчәлекле балалар өчен шундый түгәрәкләр һәм секцияләр күбрәк булсын иде.

Ни кызганыч, 31 мартта проект төгәлләнә, димәк, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен футбол буенча тренировкалар тәмамланачак.

— Мондый дәресләр дәүләт дәрәҗәсенә күчсә, шәп булыр иде. Грантка проект әзерләгәндә, анда, һичшиксез, отачагыбызга бернинди гарантия дә юк. Ә тренировкаларның даими булуын телибез, — ди Юлия Александровна.

— Ничек уйлыйсыз, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чистайда нинди түгәрәкләр ачарга мөмкин булыр иде? — дип сорадым әңгәмәдәшемнән.

— Миңа калса, балалар спортның теләсә нинди төре белән шөгыльләнергә әзерләр! Нинди дә булса спорт секциясе ачылса, яхшы булыр иде.

Сүз уңаенда
Күптән түгел безнең шәһәргә Камчаткадан кунаклар — аутизм диагнозлы балалардан торган футбол командасы килде. Алар безнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар командасы белән иптәшләрчә матч уйнадылар.

Футбол кырында мөмкинлекләре чикләнгән балалар гына уйнады. Мондый форматта Чистай балалары бик сирәк уйныйлар, гадәттә, аларга спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ярдәмгә килә. Әмма авырлыкларга карамастан, алар уенны 2:2 тигез исәп белән тәмамладылар. Матч тамашачыларда һәм җанатарларда уңай хис-кичерешләр уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев