Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Татнефть» яңа аллеяга нигез салды

Түбән Каманың «Гаилә» паркында бер гектар зәңгәр чыршылар барлыкка килде, бу Түбән Каманың «Татнефть» предприятиеләре хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре ярдәмендә оештырылды, дип яза «Нефтяные вести» газетасы.

Ылыслы агачлар утырту акциясендә шулай ук «Татнефть» ААҖнең «нефть-газ эшкәртү» бизнес-юнәлеше җитәкчесе, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Илшат Сәлахов, шәһәр мэры Рамил Муллин һәм Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Айрат Шиһапов катнашты.

300 чыршыдан торган аллея җәяүлеләр юлларының берсе буйлап үтә һәм территориясе паркка тоташып китүче Түбән Каманың Үзәк җәмигъ мәчетен уратып ала. Үсентеләр яхшырак үсеп китсен дип, утырту өчен биеклеге 1,52 метр булган биш еллык агачлар сайланыла.

Рамил Муллин белдергәнчә, әлегге акция «Татнефть» нең эре предприятиеләре тәэмин иткән көчле икътисадның уңайлы мохит белән бәйләнешен символлаштыра. Ә акциядә эшчеләрнең балалары катнашу, яхшы традицияләрне буыннан-буынга тапшыруга ярдәм итә.

Илшат Сәлахов сүзләренчә, урман утырту - «Татнефть» компаниясенең әйләнә-тирә мохитне саклау һәм шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшырту буенча зур һәм планлы эшенең бер өлеше, дип яза «Нефтяные вести» 

«Мин агачлар утырту йоласының Түбән Камада ныклап урнашуына һәм “Татнефть " компаниясенең аны башлап җибәрүенә  шатмын. Хәзер исә безгә карап, күп кенә предприятиеләр агач утырту акцтясендә катнаша башлады", - диде Илшат Сәлахов.

"Соңгы елларда күпчелек компанияләр экологик мәсьәләләргә җаваплырак карыйлар. Әлбәттә, ”Татнефть» бу юнәлештә озак еллар дәвамында лидерларның берсе булып тора, бу бүген дә расланды", — дип билгеләп үтте Айрат Шигапов.

Бер ай дәвамында компаниянең Түбән Кама предприятиеләре хезмәткәрләре «ТАНЕКО» АҖ оештырган «Урманны саклыйк» акциясендә катнаштылар. Алар шәһәр тирәсендә 120 меңнән артык агач утырттылар. «ТАНЕКО» әлеге проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Түбән Кама урманчылыгы белән берлектә 650 гектар мәйданда 2,6 миллионнан артык агач утыртылган.

Александр Приндин

Радик Кутушев фотолары

«Нефтяные вести» № 22,  7.06.2023
 
ПАО “Татнефть»  им. В.Д. Шашина. Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев