Татьяна Пронина: «Без «кирәк» сүзен белә идек»
Язма героебызның бала чагын сугыш урлаган.
Ул тылда фидакарь хезмәт иткән һәм бай тәҗрибә туплаган.
Сугыш башланганда Татьяна Пронина яшүсмер була. Өлкәннәр белән беррәттән, ул сәгать заводында эшли, снарядлар өчен детальләр ясый. Шулай итеп, ул бөтен гомерен хезмәткә һәм гаиләсенә багышлый. Аның ике кызы, ике оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Алар өчен ул үрнәк булып тора.
Татьяна Ивановна өчен өендә бер-берсенә хөрмәт белән караган зур гаиләсе җыелу зур шатлык. 95 яшендә дә ул шаяртырга ярата.
– Кайчагында йөрергә дә авыр, вакыт-вакыт ишетмим дә... Нишләмәк кирәк, яшьлек мәңгелек түгел, картлык котылгысыз. Иң мөһиме, күңелдә бала булып калу, әмма чамасын белеп, – дип елмая әңгәмәдәшем.
Татьяна Пронинаның бала чагы авыр була. Ул Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Германиянең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында хәбәр игълан ителгәндә кызга 12 яшь була. 14 яшендә Татьянага тормышындагы төп карарларның берсен кабул итәргә туры килә: 7нче сыйныфны тәмамлауга, ул сәгать заводына эшкә урнаша. Завод шәһәргә Мәскәүдән эвакуацияләнә һәм эшче кулларга ихтыяҗ зур була.
– Җиденче сыйныфны мин 5нче мәктәптә тәмамладым, алда – имтиханнар. Шунысы хәтердә калган, дәрескә директор керде дә заводта эшче куллар җитмәвен әйтте. Сугыш, эшләргә кирәк. Безне заводка урнашырга мәҗбүр итмәделәр, барысы да теләк буенча эшләнде, әмма риза булучыларны имтиханнардан азат иттеләр, – дип сөйли тыл хезмәтчәне.
Әмма Татьяна Пронинаның заводка эшкә керүенә сәбәп бу түгел иде. Сугыш башлангач, ул, башка балалар кебек, станок артына баса һәм өлкәннәр белән бертигез эшли. Ватанпәрвәрлек хисе, сугыш кырындагы Совет сугышчыларына ярдәм итү теләге зур була аңарда.
– Без дус кызларым белән бергә эшли башладык. Мине өченче цехка куйдылар. Башта эш күп түгел иде һәм мин станок артына басарга теләдем. Буш вакытым булса, мин башка эшчеләргә ярдәм итә идем. Мине күзәткән мастер миңа көйләүче вазифасын тәкъдим итте. Бу эшкә мине белгеч өйрәтте. Мин озак түгел, ай ярымлап кына өйрәндем, – дип искә ала Татьяна Пронина.
Ундүрт яшьлек кыз 15әр сәгать фрезер станогы артында көйләүче булып эшли, ачлык-ялангачлыкны, сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Башка завод хезмәткәрләре белән бергә ул сәгать чыгару өчен детальләр белән эшли. Чистайлыларның оста куллары белән сәгать механизмы булган миналар эшләп чыгарыла.
– Сугышчыларыбызга ярдәм итәргә теләдек һәм бөтен йөрәгебез белән җиңүгә ышандык. Җиңү игълан ителгән көнне мин бик яхшы хәтерлим. Без әнием белән шәхси йортта яши идек, кәҗәләр асрадык. Иртән-иртүк ул аларны көтүгә алып китте һәм шатлыклы хәбәр белән кайтты. Ул каты тавыш белән: «Торыгыз, Җиңү килде!» – дип кычкырды. Ул төнне эштән соң дус кызларым бездә кунарга калган иделәр. Без барыбыз бергә караваттан сикереп тордык. Тиз генә киендек тә заводка йөгердек, анда халык җыелган иде инде. Барысы да яңалыклар тыңлады һәм сөенде.
Татьяна Ивановнаның булачак ире – Михаил да сугыштан әйләнеп кайта. Алар балачактан таныш булсалар да, дуслыклары соңрак башлана.
– Миша безнең күршедә яшәде. Ул иңбашына биштәр асып, сугышка китәргә дип хәрби комиссариатка барганда мин мәктәптән кайта идем. Ул мине күтәреп алды да, яңагымнан үбеп: «Ярар, Таня, саубул, мин хезмәт итәргә киттем», – диде. Мин аның йөргән кызы да түгел идем, без хәтта хат та язышмадык. Әмма язмыш барыбер безне кавыштырды, – ди Татьяна Пронина. – Аллаһка шөкер, ул сугыштан исән-сау кайтты! Мин аны кич белән биергә чыккач күрдем, янына барып дәштем, ул хәтта мине танымады да. Шушы вакыт эчендә мин буй җиткән кызга әйләндем. Шулай, бер-беребезне ошаттык, дуслашып йөри башладык.
Ире белән Татьяна Ивановна 64 ел бергә яшәгән. Нык гаилә берлеге балалары һәм оныклары өчен үрнәк була. Бәхетле никах серен безнең героинябыз бик теләп бүлешә. Аның өчен бу үзара аңлашу гына түгел, ә сабыр була белү дә.
– Эшнең җәнҗалга китерүен сизсәм, иремә каршы дәшмәскә тырыштым. Аның мыгырдаганына каршы бер ни әйтмичә тыңлый гына идем. Берничә көннән соң аңа: «Миша, син хаклы түгел идең», – дип әйтә идем, – ди Татьяна Ивановна. – Без беркайчан да
бер-беребезгә кычкырмадык.
Ирле-хатынлы Прониннарны һәрвакыт уртак максат – балаларына белем бирү һәм тормышта уңышка ирешергә ярдәм итү берләштергән.
– Мин дә, ирем дә ныклы белем ала алмадык: сугыш киртә булды. Үземнең беренче бурычым дип мин балаларга белем бирүне санадым. Без аларның укуларын һәрвакыт контрольдә тоттык, кирәк булса ярдәм иттек. Әлбәттә, аларга карата кырысрак булырга да туры килде, әмма сәбәп булса гына. Без барысын да дөрес эшләдек дип уйлыйм, чөнки алар акыллы, лаеклы кешеләр булып үстеләр, җитәкче урыннарда эшләделәр.
Татьяна Ивановна оныкларын да, оныкчыкларын да тәрбияләргә булыша. Аларның укуы белән һәрвакыт кызыксына, төпле киңәшләрен бирә.
Әйтергә кирәк, әңгәмәдәшем үз вакытында югары белем алмаган булса да, бик грамоталы кеше. Җиңүдән соң Татьяна Ивановна заводта кала, югары класслы белгеч була – предприятиедә лаеклы ялга чыкканчыга кадәр эшли. Аның хезмәте күпсанлы бүләкләр белән билгеләп үтелә – алар Татьяна Пронинаның балалары һәм оныклары өчен аерым горурлык билгесе. Шулай ук язма героинябызның тылдагы эше, социалистик ярышларда җиңүе өчен, юбилей медальләре бар.
– Озын гомерле булуыгызның сере нәрсәдә? – дип Татьяна Ивановнадан кызыксынам.
– Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, яхшы ашау, спиртлы эчемлекләр кулланмау. Үз гомеремдә мин беркайчан да озакка сузылган бәйрәмнәргә, компанияләр белән утыруларга юл куймадым. Төрлечә яшәдек, өстәлдә һәрвакыт тәм-томнар да юк иде, безне бакча тукландырды. Хәзер генә ул ни теләсәң, шуны сатып алырга мөмкин. Мин шулай ук физик күнегүләр ясарга яратам. Минем уйлавымча, нәкъ менә алар пандемия вакытында минем гомеремне саклап калды да. Мин ковид белән авырадым һәм госпитальдә яттым. Физик күнегүләр ярдәмендә бер атнадан соң аякка бастым.
Татьяна Пронинага күпне күрергә, авырлыклар аша үтәргә туры килгән, әмма, шуңа да карамастан, ул язмышыннан зарланмый, һәр көнгә сөенеп яши һәм үз гаиләсен бик ярата.
Сүз уңаеннан
Тыл хезмәтчәне шигырьләр яза
һәм аларда дәһшәтле сугыш елларындагы тормышын тасвирлый.
***
Воевали и трудились мы на славу,
Отстояли Русь-державу!
Будут немцы вспоминать,
Как Россию обижать!
Сейчас мне трудно вспоминать – Кругом была блокада.
И мы не знали слова «нет»,
Мы знали только «надо».
***
Мы, конечно, не ленились,
На работу шли бегом,
И немало мы вложили
Для Победы над врагом.
Когда стояли у станка,
Слегка кружилась голова.
И там проклятый голод
Мы не забудем никогда.
И днем, и ночью, не смыкая глаз,
Трудились мы на благо всей России.
Веками будут вспоминать о нас,
Что проклятого фашиста победили.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев