Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның туган якны өйрәнү десанты Белоруссиядә булып кайтты

Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан миңа Бөтендөнья татар конгрессының туган якны өйрәнү төркемендә Белоруссия Республикасында булырга туры килде.

Без «Белоруссия респуб­ликасында татарлар: тарих һәм заман» Халыкара фәнни-практик конференциясендә катнаштык. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссия җирләрен азат иткәндә һәм оборонада һәлак булган татарстанлыларның истәлекләрен һәм каһарман­лыкларын мәңгеләштерү буенча эзләнү чараларында да булдык. Мемориаль комплекс­ларда һәм безнең республикада туып үскән, шулай ук башка төбәкләрдән, Казахстаннан булган татарлар күмелгән каберлекләрдә дә булдык.

Безнең төркем составында Татарстаннан, Марий Элдан, Оренбург, Түбән Новгород, Ярославль өлкәләренннән, Пермь краеннан килгән 20 туган якны өйрәнүче бар иде. Белоруссиягә без Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр эшләре буенча комитет начальнигы, ТР татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов җитәкчелегендә юнәлдек. Һәр катнашучының үз миссиясе: кемдер туганы яисә якташы каберенә туфрак алып барды, икенче берәүләр, алар исәбеннән үзем дә, әти-бабаларыбызның сугышчан юлын үттек. Билгеле инде, без алар турында истәлекләребезне геройларыбыз, Белоруссия өчен сугышларда катнашучылар турында әзерләнгән эзләнүләр һәм проектлар, фәнни докладлар сыйфатында алып бардык.

Анда безне Витебск өлкә депутатлар Советы депутаты җитәкчелегендә делегация, Дуб­ровенск район башкарма комитеты рәисе урынбасары Светлана Рыжанская каршы алды. Белоруссия флагы һәм икмәк белән «Рыленки» мемориаль комплексында сәламләделәр. Биредә якын-тирәдәге тугыз авыл районында һәлак булган 11нче гвардия һәм 31армияең 10 мең кызыл армиячесе җирләнгән. Әлеге мемориаль комплекс Белоруссиядә сугышчылар күпләп җирләнгән урында куелган иң зур һәйкәлләрнең берсе. Ул 228 гранит мемориль плитә сыйфатында эшләнгән. Биредә 9402 совет сугышчысының исеме мәңгеләштерелгән.

Татарстанлылар өчен бу аерым урын, чөнки биредә танылган композитор, «Шүрәле» беренче татар балетының авторы Фәрит Яруллин җирләнгән. Мамадыш районыннан туган якны өйрәнүче Рәйсә Муллаәхмәтованың бөек якташы каберенә бер уч туфрак салуын күз яшьләре аша күзәттек. Безнең солдатларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык, алар рухына Коръән сүрәләре укыдык һәм Фәрит Яруллин бюсты куелган, аның исемендәге музыка мәктәбе булган Дубровино шәһәренә юл алдык. Әлеге кечкенә генә шәһәр буенча экскурсиябез дә җылы тәэсирләр калдырды, без кая гына булсак та, безне белоруссия делегациясе, җирле халык каршы алды. Елмаюлы йөзле, ачык күңелле әлеге кешеләр 40нчы елларны яхшы хәтерлиләр һәм аларны еш искә алалар.

«Рыленки» мемориаль комплексында ике чистайлы җирләнгән. Болар Чистайдан 1908 елда туган, Чистай район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән, 418 сп, 133 сд һәм 1943 елның 19 октябрендә Витебск өлкәсе Дуб­ровенск рйоны Рыленки авылында һәлак булган Михаил Васильевич Михеев, опись 18001, 1071нче эш. Шулай ук Галактионово авылыннан 1918 елда туган Андрей Сергеевич Николаев, ул Чистай район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән, 529 иптап, 529сп, 163сд. Ул 1943 елның 15 ноябрендә Рыленки авылында һәлак булган, опись 18001, 1202нче эш.

Миңа әлеге исемлекне «Сугышчан Дан клубы» Ассоциациясе рәисе Михаил Валерьевич Черепанов тапшырды. Исемлектә барлыгы Чис­тай районында туып үскән, Белоруссиядә һәлак булган 352 кеше бар.

Мемориалга керү юлында Истәлек дивары төзелгән, анда «Багратион» операциясе схемасы күрсәтелгән, Копти авылы кергән Октябрьск авыл җирлеге территориясен азат итүче хәрби бәйләнешләр санап үтелгән. 2019 елда биредә Татарстан сугышчыларына истәлек һәйкәле куелган. Истәлек тактасында: «Белоруссияне азат иткәндә ун меңнән артык татар сугышчысы һәлак булган, алар арасында 8 Советлар Союзы Герое да бар», – дип язылган. Лариса Наумовна безне мемориал буйлап йөртте, совет сугышчыларының батырлыклары турында сөйләде, ул сөйләгәндә безнең күзләргә яшь тулды. Бу минутларда безнең күз алдыбызга фашизмның бөтен михнәтләрен татыгын сугышчыларыбыз һәм Белоруссия халкы килеп басты...

Бер минут тынлык, чәчәкләр кую, Коръән уку... Озакламый янәдән данлыклы Витебск шәһәренә юл алдык. Анда безне Советлар Союзы Герое М.Ф.Шмырев исемендәге өлкә музеенда түземсезләнеп көтеп торалар иде. Безнең өчен бу бик дулкынландыргыч булды, чөнки биредә без «Идел-Урал» легионының 825нче идел-татар батальонына бәйле хатирәләр белән очраштык.

Музей сайтында мин Чуваш Ялтаны авылыннан булган якташыбыз Семен Федорович Горшков фамилиясен дә очраттым. Ул 1917 елда туган, http://shmyrev.museum.by/node/35468 исемлектә күрсәтелгәнчә, милләте буенча татар. Ул Г. С. Курмелев исемендәге 1нче Белоруссия партизан бригадасына кушылган. Михаил Черепанов тапшырган исемлектә Чистай районыннан тагын бер легионер бар. Ул Нургали Сабит улы Шәрифуллин, Дүрт Өйле (Четырчы) авылында туган, Пермьнан мобилизацияләнгән (водоканал тресты) ВТлег, 825 бат. парт. отр. Гурко, 1943 елның 19 маенда Витебск өлкәсе, Витебск районында вафат була (1941 елның 2 октябрендә Смоленскта пленга төшә), 29127, 5724, исемлек описе, музей Шмырев эше.

Семен Федорович һәм Нургали Сабит улының туганнары белән элемтәгә керәсе, әлеге геройларның язмышларын беләсе килә, бу легионерлар, чыннан да, батырлык күрсәттеләр. Алар хакында Белоруссия җирендә яхшы беләләр, ә менә Ватаныбызда бернәрсә дә белмиләр диярлек.

Муса Җәлил дә кергән төркемгә күчүне Гайнан Кормаш әзерләгән. Әлеге уникаль музей комплексы безне партизан отряды мохитенә алып керде, аның заллары Белоруссиядәге партизан хәрәкәте тарихы белән сугарылган, аның ишегалдында чын окоплар һәм 1943 елгы шартлатылган чын рельслар һәм партизаннарның кирәк-яраклары. Без гүзәл шәһәр Витебсктан татарстанлылар һәм Татарстаныбыз өчен зур горурлык хисләре белән киттек.

Белоруссиядә икенче көне­без Минскта «Дом Москвы» халыкара хезмәттәшлегенең Мәскәү үзәге вәкиллегендә башланды. Безне татар җырлары, Белоруссия татарлары пешергән чәкчәк белән каршы алдылар. Белоруссиядә Эльвира Левшевич якын кешебезгә әйләнде. Ул – «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» Халыкара җәмәгать берләшмәсе рәисе. Альберт Борһанов белән бергәләп алар безнең туган якны өйрәнү десантының Белоруссиягә сәфәрен оештырдылар.

Дәвамы бар

 

Альмира Шәрифуллина, Йолдыз мәктәбенең тарих һәм җәмәгать белеме укытучысы, «ТР татар туган якны өйрәнүчеләр оешмасы» төбәк иҗтимагый оешмасының фәнни-агарту эшләре буенча рәис урынбасары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев