Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанның ике шәһәрендә газ белән бәйле гадәттән тыш хәл килеп чыккан

Татарстанның ике шәһәрендә газ белән бәйле гадәттән тыш хәл булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР торак инспекциясендә хәбәр иткәннәр

Казанда ике кеше - 41 яшьлек ир-ат һәм 38 яшьлек хатын-кыз газ белән эшли торган су җылыткычын кулланганда үзләрен начар хис итә башлаганнар. Алар дәваханәгә салудан баш тартканнар.

 

Йортта техник хезмәт күрсәтү узган елның июлендә үткәрелгән булган. Бу вакыйгадан соң үткәрелгән тикшерү фатирның төтен юлында тарту көче начар  булуын ачыклаган.

 

Бөгелмәдә, Луговая урамындагы 36нчы йортта, төтен чыгаргыч ишелеп төшкән.

 

Йортларда газ белән тәэмин итү идарәче компанияләр төтен юлларын тикшерү актларын биргәннән соң торгызылачак. Инспекция булган хәлнең сәбәпләрен ачыклый, идарәче оешмалар һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев