Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның географик үзәге «фокуста түгел»

Егерме еллар элек галимнәр Татарстанның географик үзәге Чистайдан ерак урнашмаганлыгын ачыклаганнар, шул уңайдан истәлек билгесе дә куелган. Әмма ул кирәкле урында тормый, аны күреп тә булмый диярлек…

Казан дәүләт университетының гео­графия һәм геоэкология факультеты тикшерүчеләре, нигездә, профессор Юрий Переведенцев мәгълүматлары буенча, үзәк Булдырь, Бурнаш, Четырче авыллары оештырган өчпочмак эчендә урнашкан (төньяк киңлектән 55 градус 21 минут һәм көнчыгыш озынлыктан 50 градус 54 минут). Димәк, әлеге өчпочмакның эчендәге нокта, хәзер Булдырь борылышындагы билгегә туры килми! Һәм ул юлдан бөтенләй күренми.
Чистайның танылган тарих белгече Георгий Иванович Лыков бу хакта түбәндәгечә билгеләп үтә. «Билгене барыбер дөрес итеп урнаштырырга, территорияне төзекләндерергә кирәк, чөнки биредә юл үтә, ул ярыйсы гына ремонтланган, машиналар да шактый йөри. Шулай итеп Рус Сарсазы авылыннан Түбән Камага хәтле юл 20 километрга кадәр кыскарды, аңардан автомобиль яратучылар интенсив файдаланалар. Билге — рес­публика символларыннан берсе. Ул Бурнаш борылышында бик урынлы куелган. Әгәр дә бу урынны яхшы итеп төзекләндерсәң, биредә тукталыш һәм фотога төшү өчен урын барлыкка киләчәк. Ни дисәң дә, географик үзәк моңа лаек һәм бу зур чыгымнар сорамый», — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев