Татарстанның биш ягулык салу станциясендә җитди бозулар ачыкланган
Экспертлар барлыгы 300гә якын бензин һәм дизель пробасы алган
Узган атнада белгечләр Татарстанның 150 ягулык станциясендә ягулык сыйфатын масштаблы тикшерү уздырган. Нәтиҗәдә, биш станциядә җитди бозулар ачыкланган. Барлыгы экспертлар 300гә якын бензин һәм дизель пробасы алган. Бу хакта матбугат конференциясендә республикада ягулык-энергетика ресурсларының рациональ файдалануын һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсенең бүлек башлыгы Шамил Гомәров хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, төп проблема дизель ягулыгы белән бәйле. Сәбәбе һава торышының үзгәрүендә һәм дизельнең төрле төрләре арасында күчү кирәклегендә ята.
Республикада дизельнең өч төре: -5 градустан башлап җәйге дизель, -15 градустан башлап бөтен сезонга туры килә торган дизель һәм -32 градустан башлап кышкы дизель кулланыла. Ә ягулык өчен резервуар барлык станцияләрдә дә бер, шул сәбәпле кайбер станцияләрдә ике төрле ягулык кушыла һәм, нәтиҗәдә, ягулыкның сыйфаты таләпләргә туры килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев