Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанның атказанган табибәсе, игелекле гамәлләр иясе, шәһәребезнең мөхтәрәм кешесе Мәүлидә апа Мифтаховага 80 яшь

...

Йөзеннән җылылык бөркелеп торучы, мөлаем әлеге ханым чистайлыларга яхшы таныш. Балаларыбыз сәламәтлеге сагында уяу торган Мәүлидә апа үзе дә сабыйдай самими күңелле, ихлас кеше. Күңеленнән яктылык ага диләр андыйлар турында. Аның белән аралашуы, сөйләшүе дә бер рәхәт. Һәркемгә ачык, гади, елмаеп хәл сораша, киңәшләрен дә кызганмый…
Башкортстанның Тәтешле районы Чургылды авылы кызы ул. Сигез балалы гаиләдә җиденче бала булып үсә. Ике мәчетле туган авылының матурлыгы, кешеләренең ачык күңелле булулары да аның күңеленә кечкенәдән якты эзен сыза билгеле. Ишле гаиләдәге татулык, туганнарның бер-берсе белән аңлашып, тату яшәүләре дә үз оеткысын салмый калмагандыр… Бер-берсе өчен җан атып, шатлыкта да, кайгыда да бергә була алар. Яраткан сеңелләре Диния авырап киткәч тә бер йодрык булып укмашалар. Җиде туган җиде яклап ярдәмгә ашыга…Ә аның үлеме һәрберсенең йөрәгенә төзәлмәслек яра сала. Шул чакта Мәүлидә апа балалар табибы булырга үз-үзенә сүз бирә. «Мин авыру балаларны дәваларга тиеш» ди ул. Үҗәт, максатчан кыз сүзендә нык тора.

Күрше Акбулат авылында унынчы сыйныфны тәмамлагач, Татарстанга юл тота ул. Хыялы табибә булу. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, Казан дәүләт медицина институтына укырга керә. Менә ул студент! Бәхетнең җиденче катында оча! Студент тормышында кайный, тулай торакта яши. Үзе спортчы да була, тимераякта шуарга ярата. Шунда гомерлек мәхәббәтен дә очрата. Ветеринария институты студенты Габделәхәт абый белән шугалакта очрашалар. Тәүге очрашу барысын да хәл итә. Ике яшь йөрәк бер-берсенә тартылуын сизми дә кала…
Дүртенче курста укыганда гаилә корып җибәрәләр. Тулай торакта бик күңелле булып комсомол туе уза. Бәхетле пар якты хыяллар белән яна. Институтны тәмамлауга парлашып Чистай районына эшкә кайталар. Габделәхәт абый туган авылы Яуширмәдә ветеринар булып, Ә Мәүлидә апа Мөслим авылы учас­ток дәваханәсендә табибә вазифасында тәүге хезмәт чыныгуы алалар. Дөресен генә әйткәндә, баш-аяклары белән эшкә чумалар… Бер-бер артлы уллары Марат, кызлары Лилия туа. Алга китеп булса да әйтим, алар икесе дә әниләре һөнәрен — табиб һөнәрен сайлаганнар.

Эш тә тырышларны ярата, эшләгән кешегә эш язган диләр. Авылда табибә булып хезмәт юлын башлаган Мәүлидә апаны йогышлы авырулар дәваханәсенә баш табибә итеп куялар. Берара вакыттан соң район дәваханәсенең баш табиб урынбасары итеп билгеләнә. Җаваплы вазифаларны да бар белемен җигеп, күңеле кушканча башкара, биргән антына тугры кала.Тынгысыз, эзләнүчән булуы аны төрле уйлап табуларга да этәрә. Балалар санаторие ачу уе белән яна ул. Теләгенә ирешә дә. Заманында минем улым, кызым да ул санаторийга яратып йөрделәр. Әлеге санаторий күп балаларга сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итте дип уйлыйм. Мәүлидә Зек­рия кызы балаларыбыз сәламәтлеге сагында уяу торып, шифалы куллары белән генә түгел, мөлаем карашы, җылы сүзләре белән дә нәниләр күңеленә юл таба белде. Шуңа күрә дә әти-әниләр аңа олы рәхмәтле. Шул еллардагы фидакарь хезмәте өчен аңа Татарстанның атказанган табибы исеме бирелгән. «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Мәүлидә апа бик актив кеше, тынгысыз, үз эше өчен янып-көеп йөрүче табибә. Шәфкатьле һөнәр иясе булуы өстенә, ул кешеләргә рухи азык өләшүче дә әле. Бай күңеле тулышып, хисләре ургылып чыкканда кулына каләм ала. Ул укучыларга үзенең шигырьләре белән көч-куәт, илһам өсти. Аның «Туган ягым — моң чишмәсе», «Үткән көннәремә мәдхия», «Тик дөньялар тыныч булсын!», «Со мною ты всегда все дни и все года», «У Победы — наши лица!» исемле татар һәм рус телендә җыентыклары дөнья күргән. Аларда –туган җиребезгә, халкыбызга, яраткан гаиләсенә, якыннарына ярату хисләре…

–Балачагым, яшьлегем дөньяның иң матур почмакларының берсе Урал тау итәгенең урманнарында, чәчкәгә төренгән болыннарында үтте. Шуңадыр уй-тойгыларым һаман табигать белән гел чорнала бара, күңелемдәге уй-хисләрем, кичерешләрем шигырь юлларына ята, — ди Мәүлидә Зекрия кызы.

 Шәһәр һәм район

тормышында да кайнап яши ул. Төрле республика, район ярышларында катнашып җиңүләр яулады. 2018 елда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты» республика конкурсында «Минем язмыш — минем һөнәрем» номинациясендә җиңүгә иреште. Шулай ук 2012 елда «Татарстанның өлкән кешесенең социаль портреты» IV республика конкурсында «Хезмәттәге казаныш» номинациясендә I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Ул китаплар укырга бик ярата. Өендә мең ярым татар, рус, чит ил язучы­ларының китаплары тупланган бай китапханәсе бар. Безнең газетаның туг­ры укучысы, якын дусты. Күңелендәге матурлыкка таянып язган шигырьләре газетабызның бизә­ге булды. Бүген дә без сезгә аның бер бәйләм шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Мәүлидә апаның бакчасы җәйләрен гөлбакчаны хәтерләтә, анда нинди генә чәчәкләр юк! Виноград үстёрү белән шөгыльләнә, аның белән якыннарын сыйларга ярата. Кулларыннан гөл тама, күңеленнән яктылык ага аның.

Шушы көннәрдә шәфкатьле һөнәр иясе, 53 ел гомерен балалар сәламәтлеген саклауга биргән Мәүлидә Зекрия кызының матур гомер бәйрәме — 80 яшьлек юбилее. Без аны шушы якты бәйрәме белән ихластан котлыйбыз. Аңа нык­лы сәламәтлек, тигезлек, күңел тынычлыгы белән, балалары, оныклары кадер-хөрмәтендә бәхетле озын гомер кичерергә насыйп итсен Раббым.

Табибларга
Төнне көнгә, көнне төнгә ялгап,
Ял итүне кайчак белмәдек.
Ничә тапкыр без табиблар
Үлем күзенә дә карадык.
Без бит вәгъдә бирдек иртә-кичен
Бар кешегә саулык теләргә.
Уяу булдык, сынатмадык,
Тугры калдык биргән антларга.

Сәгатьнең минутлары
Шигырьләрем күңел яра,
Анда тулы чынбарлык.
Балачагым, яшьлек, картлык
Мактап бетермәс байлык.
Узган сәгатьләр санамыйм,
Узсалар узсын алар.
Гомер буе онытылмаслык
Кадерле минутлар бар.
Иртә торып кояш кочам,
Көндәге эшкә чумам.
Булган шатлыкларым кочам,
Кабат бит җиргә тумам…

Баеса да кояш сүнми
Тәмен-ямен яшәү хисләремнең
Рифмаларга сала каләмем.
Үзем өчен, дуслар, сезгә язам,
Хурламагыз, сафтыр теләгем.
Балачактан яшьлек хисләремнән
Бу көнгәчә чыга, таша көй.
Йөрәгемдә тирән уелган көй:
«Бу дөньяга туган, шашып сөй!»
Туктап калмыйм, һаман җырлыйм,
Үз юлымнан алга күз атам.
Баеса да кояш сүнми диеп,
Күңелемне һәрчак юатам.

Кулыма каләм алам
Тирә-юньдә бөтен нәрсә җанлы:
Ай да, йолдызлар да, җиле дә.
Хисләр тула, акыл кушыла,
Шигырь туа минем күңелдә.
Күңел сызласа да, җырласа да,
Тулса рәнҗү яше күземә.
Йөрәгемә салган хисләрем
Үреләләр шигъри моңыма.
Начар кеше булмадымдыр,
Иманыма юктыр хыянәт.
Туры сүзем, тугры эшем
Белән алдым зур рәхмәт.

Бирче ачкычларны
Яшьләремне түкмим чайпалса да,
Дөнья әле күп гасырлар яшәр.
Күңелемдә серле яз-наз хисләнә,
Дөнья «Син яшь әле!» дисәнә.

Үткән гасыр булды бик тә мәрхәмәтле,
Эш рәхмәтле, олы белем — юлдаш.
Булсалар да еллар коры, ярлы,
Авырлыклар итте кардәш.

Хөрмәтле һәм ихтирамлы яшик,
Яңа тарих, яңа гасыр әйләнә.
Дөнья — матур, шат күңелләр
Яшәү җепләренә бәйләнә.

Ә бит бездән калыр дөнья,
Ә сез — яшәү ачкычлары.
Яшәр өчен һәр адымга
Өстә ачкычларын.

Сүнмәгән янган шәмем
Китеп бара өмет-хыял белән
Гел үргә чапкан чаптар.
Гомер тиз узар дигән уй
Башка килмәгән чаклар.
Җиде дистә… Сигез дистә…
Ел, көн-мизгел, сәгатьләре кыйсса.
Чал чәчләрем берни түгел дә.
Давыл көчен, язгы кояш нурын
Бергә җыйган, тоям күңелдә.
Уйчан күңел, бераз моңсу күзләр,
Балачакның керсез эзләре.
Меңнәрдәге гамьнәр, хатирәләр,
Ләйсән яңгыр, алтын көзләре…
Нинди татлы эзләнүләр иде,
Үткән гомерләрнең көннәре.
Дөрләп яну, камиллекне эзләү,
Сөю-сагыш, газап төннәре.
Тормыш ташкын теләк беләнтулы,
Тик яратты хезмәт куйганны.
Олы хезмәт, авырлыкны җиңеп,
Каршыладым туар көннәрне.
Тормады әйдәләп алда тёрәгем,
Туры сүзгә хакым булганга.
Бабаема, әтиемә, туган җиргә
Бүгенгәчә тугры калганга.
Кайгы гамьсез ничә тапкыр килде,
Әрсез ишегемне шакыды.
Югалтулар, йөрәк яралары
Чәчләремне акка буяды.
Тик үкенмим, эзлим-табам,
Көннәр калдырган ямен.
Шатланып, сүнми җанымда
Туганда янган шәмем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев