Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Минабетдиновка бүген 70 яшь
Районыбызда гына түгел, республикада да танылган шәхес ул. Ничә еллар буе халкыбызны үзенең моңлы тавышы, гармун, кубыз, курай моңнары белән рухландырып, җылытып яши.
Аның үзенә генә хас тавышы күңелнең иң нечкә кылларына кагыла да, үзгә бер рәхәт халәт, күңел тынычлыгы бүләк итә, бар борчу-мәшәкатьләрең каядыр юкка чыга…
Биш яшеннән бирле гармуннан аерылмый
Биш яшендә әтисенең сугыштан соң Германиядән алып кайткан аккордеонын көчкә күтәреп мунчага алып бара, шунда көйләр чыгара башлый ул. Сәхәр ашарга торган әнкәсе улының мунчага китеп югалуына сәерсенә… Юкәдә икән чикләвек дигәндәй, аннары барысы да ачыклана инде. Өйдәгеләр тынычлыгын бозмас өчен аулакта үзлегеннән өйрәнә башлый ул. Үзе дә гармунчы булган әтисе улының бу мавыгуын хуплый, соңрак улына гармун да, аккордеон да алып кайта.
— Миңа моңга сәләт әниемнән дә, әтиемнән дә күчкәндер дип уйлыйм. Әти баянда, аккордеонда уйный иде, көрәшче дә иде әле ул. Әни моңлы итеп халык җырларын җырларга яратты. Билгеле инде, авылымның табигате, кошлар моңы, чишмә челтерәве дә тәэсир итми калмагандыр. Җиденче сыйныфка кадәр без Алга дигән поселокта яшәдек. Аның матурлыгы! Заманында анда курорт та ясарга тырышып караганнар, ни кызганыч, ул хыял тормышка ашмый калган. — дип сөйли Рәшит абый.
Шул вакыттан гармуннан аерылмый инде ул. Урта мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Әмма җыр-моңга бар йөрәге белән гашыйк егеткә бу һөнәр нигәдер күңеленә ятмый.
–Мин иҗат кешесе булырга, сәнгать юлыннан китәргә тиеш дип уйладым, һәм укуымны ташлап авыл клубына кайтып эшкә урнаштым, — дип ул вакытларны искә төшерә әңгәмәдәшем.
1973 елда, клубта бер ел эшләгәннән соң, аны армия сафларына алалар. Аннан кайткач, читтән торып Алабуга культура-агарту училищесына укырга керә. Туган авылының мәдәният йортында җиң сызганып эшкә керешә. Иң башта мәдәният йортына баян ала, аннары радио-аппаратура һәм башка уен кораллары белән баета. Курайчы Ифрат Хисамов аңа 10 курай, биш кубыз ясап бирә.
Мәдәният йорты каршында ул уен кораллары оркестры, гармунчылар, курайчылар, кубызчылар ансамбле, «Гәләр» фольклор коллективын, бию төркемнәре оештыруга ирешә. Алар оркестр һәм фольклор ансамбле белән бәйрәм чараларында, сәнгать смотрларында катнашалар. Берничә тапкыр лауреат һәм дипломат исеменә лаек булалар. 1985 елда Мәскәүдә ВДНХда да чыгыш ясыйлар, 1989 елда Әзәрбәйҗан Республикасы Баку шәһәрендә мәдәният министры Полат Бюль-Бюль оглының иҗатына багышлап уздырылган халыкара фестивальдә катнашып, лауреат булалар. 1994 елда әлеге коллективка халык ансамбле исеме бирелә.
Рәшит абый «Энҗекәй» гаилә ансамбле дә оештыра. Аның кызлары Гүзәлия, Энҗе, улы Ринат та җыр-биюгә һәвәсләр, матур җырлыйлар, бииләр, төрле уен коралларында уйныйлар. Ансамбльләре белән республика күләмендә уздырылган бәйрәмнәрдә, конкурсларда, гаилә ансамбле смотрларында катнашалар. Киров шәһәрендә үткәрелгән гаилә ансамбльләренең гала-концертында чыгыш ясап, лауреат исемен яулыйлар. Шулай ук оркестр һәм фольклор ансамбле белән беренче фольклор бәйрәмендә, беренче Бөтендөнья татар конгрессында катнашалар. Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, 1992 елда һәрчак яңалыкка омтылган, үз хезмәтенә җаны-тәне белән гашыйк Рәшит абый Минабетдиновка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.
— Миңа күп кенә мәдәният бүлеге мөдирләре белән эшләргә туры килде, — дип эшләгән елларын искә ала Рәшит абый. — Шулар арасыннан Рафик Габделхәй улы Әхмәтовны әйтми кала алмыйм. Ул чын мәгънәсендә үз эшенең остасы булды, эшенә ихластан бирелгән иде, оештыру сәләте көчле аның. Намуслы, гадел, үзенә дә, башкаларга да таләпчән булды. Ул психолог кебек иде, талантлы, хезмәткәрләрне бик тиз күреп алды, аларга һәрчак ярдәм итәргә тырышты, — дип сөйли Рәшит Вәлиәхмәт улы.
Тик торырга вакыт юк
Кырык дүрт ел гомерен мәдәнияткә биргән Рәшит абый бүген нинди уйлар, нинди хисләр белән яши икән? Шушы соравымны әңгәмәдәшемә дә юлладым.
–Тик торырга, картаерга ирек бирмиләр, — дип елмая ул. — Төрле авылларга, Картлар йортына, балалар бакчаларына бәйрәмнәргә катнашырга чакыралар. Каршы килмим, барып чыгыш ясап кайтам. Оныкларым Ясминә белән Ибраһим да гармун белән кызыксыналар, уйнарга өйрәнәселәре килә. Оныклар дип яшибез бит инде, алар өчен тырышабыз. Быел язын оныкларга спорт мәйданчыгы ясап куйдым әле. Хәзер авылга кайтасылары гына килеп тора, кайткач китәселәре дә килми. Авыл балалары да анда бик теләп шөгыльләнәләр, — дип тә сөенеп сөйли ул. Рәшит абыйның хәләл җефете Гөлфинур апа гомере буе мәктәптә пешекче булып эшләгән, гаиләсен дә тәмле сый-нигъмәтләр белән сыйлап сөендереп торган. Ул да Рәшит абый кебек җыр-моңга гашыйк. Балалары Гүзәлия, Энҗе, Ринат та матур гаилә корганнар, илгә-көнгә тырышып хезмәт итәләр. Гүзәлия — провизор, Ринат «Чистай электр челтәре» оешмасында хезмәт куя, Энҗе — хисапчы. Әти-әниләрен, әби-бабайларын Динә, Ясминә, Зәринә, Нурислам, Камилә, Салих, Ибраһим уңышлары, шөгыльләре белән сөендереп торалар.
Аллаһы Тәгалә Рәшит абыйга төс-кыяфәтне дә, сәләтне дә, уңган-булганлыкны да өеп биргән. 2016 елда ул үзенең өе янәшәсендә гаилә музее төзи. Биредә дә бар эшләрне үз куллары белән башкара. Музейның бер ягын шешәләрдән ясаса, калган өч ягын шлак кирпечләрдән төзи. Кешеләрне үткәннәргә кайтара алуы, нәсел-нәсәбен, аларның көнкүрешен янә бер кат барларга, уйланырга этәрүе белән Рәшит абый музееның әһәмияте бәяләп бетергесез.
— Музейны яшь буын үткәннәрне онытмасын, үз тамырларын белеп үссеннәр дип төзедем. Киләчәгебез алар кулында бит. Бүген күбрәк яшьләр телефонда утырырга ярата. Яшьләребез, оныкларыбыз үткәннәр белән кызыксынсыннар, чыныгып, эшләп үссеннәр, спорт белән шөгыльләнсеннәр, музыкага тартылсыннар дип тырышабыз. Музыкага, спортка тартылган кеше бервакытта да начар була алмый, — ди күпкырлы талант иясе.
Бар гомерен кешеләргә хезмәт итүгә, кешеләрне рухи дөньясын баетуга багышлаган Рәшит абый бүген дә халкына, милләтенә хезмәт итүдән туктамый, киләчәгебез, яшьләребез өчен борчылып та, шатланып та, шул ук вакытта горурланып та яши.
Халкыбызның йөзек кашы Рәшит Вәлиәхмәт улы Минабетдиновны бүгенге матур гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Аңа исәнлек, күңел тынычлыгы белән Гөлфинур апа янәшәсендә, балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен күреп, тамашачыларын озак еллар сөендереп яшәргә насыйп булсын. Әмин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев