Татарстанның Арча районында транспорт прокуратурасы вагоннар рельслардан чыкканнан соң тикшерү үткәрә
...
Узган төндә Татарстанның Арча районында 61 вагоннан торган хуҗалык поездының ике вагоны рельстан чыккан. Әлеге участокта хәрәкәт тизлеге кимегән һәм берничә поезд тоткарланган.
Идел буе транспорт прокуратурасында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта тимер юл транспортын эксплуатацияләгәндә иминлек таләпләренең үтәлеше тикшерелә, шулай ук торгызу эшләре алып барыла. Поездларның графиктан артта калуы аркасында пассажирларның хокукларын үтәү контрольгә алынган.
Хокуклары бозылганда пассажирлар кизү торучы прокурорга +7 (910) 796-59-45 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Чыганак: «Татар информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев