Татарстанның Алексеевск районында социаль ипотека буенча 96 фатирлы йорт төзелә
...
Алексеевск районының Алексеевск поселогында Салих Баттал урамында социаль ипотека программасы буенча 96 фатирлы торак йорт төзү дәвам итә. Бу хакта ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә хәбәр итүләренчә, бина дүрт подъездлы һәм җир асты дәрәҗәсен дә кертеп, биш катлы булачак. Проектта 24 – бер бүлмәле, 48 – ике бүлмәле һәм 24 өч бүлмәле фатир каралган. Проектның гомуми мәйданы 7890 квадрат метр тәшкил итәчәк.
Хәзерге вакытта төзүчеләр тышкы һәм эчке диварларны салу белән шөгыльләнәләр. Объектның әзерлеге якынча 20% дип бәяләнә.
Элегрәк Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 2026 елда республикада социаль ипотека программасы буенча 108 йорт төзү планлаштырыла. Гомуми мәйданы 57 мең квадрат метрдан артык булган 10 объект файдалануга тапшырылган инде.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев