Татарстаннан укытучы мошенникларга ышанып, 800 мең сумнан артык акча югалткан
...
Менделеевск шәһәрендә яшәүче 48 яшьлек укытучы мошенникларга ышанып, 870 мең сумнан артык акча югалткан.
Атна дәвамында аңа билгесез затлардан шалтыратулар килә, алар аның акчалары Украина Кораллы Көчләре ихтыяҗларына күчерелергә мөмкин дип ышандыра. Моны булдырмас өчен, хатын-кызга бөтен акчаны «куркынычсыз счетларга» җибәрергә киңәш иткәннәр.
Аферистларга ышанып, укытучы акчаларны күрсәтелгән берничә счетка күчергән. Бары берничә көннән соң гына ул мошенниклар корбаны булуын аңлаган.
Әлеге факт буенча мошенниклык турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев