Татарстаннан тыл хезмәтчәненә 94 яшь тулган
Татарстанның Аксубай районыннан тыл хезмәтчәне Агафон Сөләйманкинга бүген 94 яшь тулган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр
«Сөләйманкин Агафон Григорьевич 1932 елның 27 февралендә Аксубай районының Киса авылында туган. Ике сыйныф тәмамлаган. Тугыз яшеннән колхозда эшли башлаган, колхозның сарык һәм бозау көтүен көткән. Бераз үсә төшкәч, башка авылдашлары белән бергә үгезләр белән басуларны сөргән, Чистайга һәм Нурлатка ашлык ташыган», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
1952 елның мартында армиягә хезмәткә алынган. Одессада 3 ел һәм 8 ай хезмәт иткән. Туган авылына 1955 елның декабрендә кайткан. 1958 елда өйләнгән. Ир белән хатын өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Агафон Григорьевич 63 яшенә кадәр колхозда эшләгән.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев