Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанлыларның «Пушкин картасы» буенча чыгымнары 2026 елда 1 млрд сумга җитәргә мөмкин

Татарстанда «Пушкин картасы»ның популярлыгы арта. Республикада ВТБ идарәчесе Мәрьям Дәүләтшина фаразлавынча, 2026 елда әлеге программа буенча халыкның чыгымнары 700 миллионнан 1 миллиард сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин

Узган ел программа югары нәтиҗәләр күрсәтте инде. Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 елда республика мәдәният учреждениеләре «Пушкин картасы» буенча 469,3 миллион сумлык 974 мең билет саткан. Финанслауның гомуми күләме буенча республика Россиянең барлык төбәкләре арасында өченче урынны алды.

 

Хәзер республикада программа буенча 398 мәдәни мәйданчык: 48 китапханә, 25 кинотеатр, 19 театр һәм 17 концерт мәйданчыгы бар. Яшьләр арасында мәдәният сарайлары һәм клублар чаралары аеруча популяр, аннан соң кинотеатрлар, театрлар, музейлар һәм китапханәләр бара.

Чыганак: «Вечерняя Казань»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев