Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанлыларны дача участокларында куркыныч үсемлекләр өчен зур штрафлар турында кисәттеләр

1 марттан Россиядә җир участогы хуҗаларын куркыныч чүп үләннәрне юкка чыгарырга мәҗбүр итүче закон үз көченә керде

Республика халкына КФУ юридик факультетының экологик, хезмәт хокукы һәм гражданлык процессы кафедрасы профессоры Эльмира Нигъмәтуллина аңлатма бирде.

 

Ул аңлатканча, хәзер законнар «куркыныч инвазив (чит) үсемлекләрнең» нәрсә икәнен төгәл билгели. Бу үзләренең табигый ареалыннан читтә таралучы һәм экосистемага, гражданнар сәламәтлегенә яки икътисадка куркыныч тудыручы төрләр һәм алар белән көрәшү – участок хуҗаларының турыдан-туры бурычы. Болар – Сосновский балтырганы һәм корычагач яфраклы өрәңге (Америка өрәңгесе).

 

Таләпләрне санга сукмаучыларга нәрсә яный? Әгәр участокны куркыныч үсентеләрдән вакытында чистартмасаң, РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.7 маддәсе буенча санкцияләр булачак. Физик затлар өчен штрафлар 20 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте. Вазифаи затларга 50 меңнән 100 меңгә кадәр, ә юридик затларга 400 меңнән 700 меңгә кадәр түләргә туры киләчәк. Иң ташландык очракларда, дип кисәтте Эльмира Нигъмәтуллина, җир участогына хокукларны мәҗбүри туктатырга мөмкиннәр.

Чыганак: Казань-КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев