Җәмгыять

Татарстанлыларга ягулык салу станцияләрендә бензин булу-булмавын тикшерү ысулларын атадылар

...

Бензин эзләп бушка йөрмәс өчен, ягулык салу станцияләрендә ягулык булу-булмавын алдан ук тикшерергә мөмкин.

Иң гади вариант – ягулык салу станцияләре челтәренең мобиль кушымтасын ачу, анда ягулыкның булу-булмавы һәм бәяләре күренә.

 

Шулай ук машина йөртүчеләрнең бәяләмәләрен онлайн-карталарда карарга мөмкин – кешеләр еш кына чиратлар һәм бензин булу турында яза.

 

Иң ышанычлы ысул – юлга чыгар алдыннан ягулык салу станциясенә шалтыратып белешү.

Шул ук вакытта Татарстанда 100-150 сумнан ягулык сату турындагы белдерүләрне таратучы мошенниклар йокламый. Акча күчергәннән соң «сатучылар» юкка чыга.

Чыганак: ТНВ


Нет комментариев