Татарстанлыларга 2026 елда 7 меңнән артык ана капиталына электрон сертификат бирелгән
...
Ана капиталына сертификат хәзер автомат рәвештә рәсмиләштерелә: бала туганнан соң мәгълүмат социаль фондка, ә әзер документ «Дәүләт хезмәтләре» порталында ата-ананың шәхси кабинетына килә.
Россия социаль фондының Татарстан буенча бүлегендә аңлатуларынча, документның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән. Сертификатта күрсәтелгән ана капиталы күләме ел саен 1 февральдә индексацияләнә һәм сумма автомат рәвештә төзәтелә. Капиталның күләмен яки калган өлешен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тикшерергә мөмкин.
Бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренә караганда, 2026 елда гына да шундый ысул белән 7174 электрон сертификат бирелгән.
Чыганак: Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев