Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанлыдан чит илдән законсыз кертелгән машина тартып алынды

Яр Чаллы кешесе Nissan маркалы автомобиленнән колак каккан, ул аны чит илдән законсыз керткән булган. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә

Күзәтчелек ведомствосында хәбәр итүләренчә, 2021 елда татарстанлы чит илдән җиңел машина алып кайткан, янәсе халыкара ташулар өчен. Шул рәвешле ул тиешле таможня түләүләреннән читкә тайпылырга теләгән. Асылда ир-ат автомобильдән шәхси максатларда файдаланган, ил буйлап тоткарлыксыз хәрәкәт иткән.

 

Nissan хуҗасына тикшерү нәтиҗәләре буенча 2 млн сумнан артык түләүләр һәм пенялар исәпләгәннәр. Автомобильне тоткарлаганнар, әмма аның милекчесе ирекле рәвештә пошлинаны түләмәгән.

Нәтиҗәдә, Чаллы шәһәр суды җиңел машинаны дәүләт кеременә алырга карар чыгарды.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев