Татарстанлы, социаль челтәрләрдә бер кыз белән танышып, 2,3 миллион сумнан колак каккан
Түбән Кама кешесе, социаль челтәрләрдә кыз белән танышып, 2,3 миллион сумнан мәхрүм калган. Тикшерүчеләр «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә
34 яшьлек ир-егет сүзләренә караганда, яңа танышы социаль челтәрләрдә язышкан вакытта пассив керем алу өчен инвестицияләр кертү белән шөгыльләнергә тәкъдим иткән. Аннары диалогка «финанслар буенча консультантлар» кушылган. Түбән Кама кешесе аларның киңәше буенча кәрәзле телефонына инвесткушымта урнаштырган һәм «кураторлар» тәкъдим иткән реквизитларга беренчел кертем керткән. Бер ай эчендә шәһәр кешесе барлык җыйган акчаларын һәм кредит акчаларын «криптовалюта» сатып алуга күчергән. Шул ук вакытта мошенниклар кушымтаның шәхси кабинетында баланс үсешен күрсәтеп, уңышлы сәүдә эшчәнлеген имитацияләгәннәр.
Әмма акчаны чыгарырга омтылганда сәүдә мәйданчыгының техник ярдәме «финанс агымы ачылу» өчен тагын 740 мең сум кертергә таләп иткән. Ир-ат баш тарткан. Моңа җавап итеп җинаятьчеләр аңа психологик басым ясарга тырышып караганнар, ә аннары бөтенләй язышуны бетергәннәр, чатларга керү мөмкинлеген блокка куйганнар.
Чыганак: Новости Татарстана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев