Татарстанда «Ветеранга бүләк» акциясе башланды
Татарстанда 9 Май алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар өчен «Ветеранга бүләк» акциясен башлап җибәрде. Бүләк пакетына азык-төлек һәм плед керә, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге матбугат хезмәте
Партия активистлары һәм депутатлар һәр бүләкне ветеранга шәхсән тапшыралар. Хәзер Татарстанда 92 фронтовик яши. Бүләк җыелмалары Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч һәм Ютазы районнарына, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренә җибәрелде.
Акция «Тарихи хәтер» партия проекты ярдәмендә Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә, яңа территорияләрне дә кертеп, уздырыла. Җирле инициаторлар булып партиянең төбәк бүлекчәләре сәркатипләре тора. Проект республикада яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм инвалидларны үз эченә ала.
Моннан тыш, «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге 9 Майга дистәләгән башка патриотик чаралар оештыра. Болар – «Үлемсез полк», «Ветеран йорты янында парад», «Җиңү тәрәзәләре», «Хәтер шәме», «Георгий тасмасы», «Хәтер бакчасы», «Кызыл канәфер», «Җиңү хаты» һәм башкалар.
Татарстан белән 353 Советлар Союзы Герое исеме бәйле, шуларның 185е – республикада туганнар. Хәзер төбәктә 5,3 меңнән артык тыл хезмәтчәне һәм меңнән артык сугышта катнашучыларның тол хатыннары яши.
Татарстан ветераннары өчен төрле социаль ярдәм чаралары каралган. Алар беренче чиратта медицина дәвалануы, түләүсез медицина препаратлары ала, диспансеризация уза, шифаханә-курорт дәвалануыннан һәм техник тернәкләндерү чараларыннан, социаль хезмәтләрдән һәм башка ташламалардан файдалана, дип билгеләп үттеләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев