Татарстанда урманнарны янгыннан саклау планын расладылар
Татарстанда 2026 елга урманнарны һәм торак пунктларны янгыннан саклау буенча чаралар планы расланды. Тиешле боерыкка республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды, бу хакта төбәк хакимият органнарында хәбәр иттеләр
Документ янгыннарны кисәтү чаралары комплексын күздә тота. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына сулыклардан су алу мәйданчыкларын оештыру һәм аларга керү юлларын тәэмин итү, урман кишәрлекләрен арендалаучыларның янгыннарны сүндерүгә әзерлеген тикшерү һәм урманнарны авиация белән саклауны җайга салу йөкләнде.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе, «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе», муниципалитетларның башкарма комитетлары һәм «Челтәр компаниясе» алдына аерым бурычлар куелды.
План 20 пункттан тора. Алар арасында — урман янгыннары станцияләренең әзерлеген тикшерү, патрульлек итү маршрутларын эшләү, хезмәтләрнең үзара хезмәттәшлеге буенча өйрәнүләр үткәрү, шулай ук космик мониторинг мәгълүматларыннан файдалану һәм гражданнарның ял итү урыннарын контрольдә тоту.
Чыганак: «Вести Татарстан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев