Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда төзелешләрдә хезмәтне саклау буенча ачыкланган хокук бозуларның күбесен бетергәннәр

Татарстан төзелеш мәйданчыкларында ачыкланган хезмәтне саклау таләпләрен бозу очракларының күбесен инде төзәтеп булды. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте

Аның сүзләрен республика ведомствосы матбугат хезмәте китерә.

 

Айзатуллин сүзләренчә, ел башыннан Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе 83 тикшерү уздырган һәм административ җаваплылык турында 68 карар чыгарган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре шушы ук чорда 139 тикшерү чарасы оештырган. Барлыгы 290 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 187се бүгенге көнгә бетерелгән.

 

Республиканың төзелеш министрлыгы башлыгы муниципалитет җитәкчеләрен, заказчыларны, төзүчеләрне һәм подрядчыларны Татарстанның барлык төзелеш объектларында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен тайпылышсыз үтәргә өндәде.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев