Татарстанда суд каршына «Тукаевские» оешкан җинаятьчел төркемнең 30 катнашучысы басачак
...
Татарстан прокуратурасы «Тукаевские» оешкан җинаятьчел төркемнең 30 катнашучысына карата җинаять эшен судка җибәрде. Аларга җинаятьчел бергәлек төзүдә, янап куркытуда, караклыкта, талауда һәм законсыз миграция оештыруда гаепләүләр белдерелгән.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, төркем Казанда 2009 елдан 2017 елга кадәр эшләгән. Оешкан җинаятьчел төркемдә катнашучылар эшмәкәрләрдән акча таләп иткәннәр: ут төртү белән янаганнар, милекне бозганнар һәм эшмәкәрләрне, шул исәптән «Спорт Бет» букмекерлык конторасы хезмәткәрләрен кыйнаганнар.
Алар гражданнардан һәм компанияләрдән төзелешкә инвестицияләр рәвешендә 54 миллион сумнан артык акча урлаганнар. Шулай ук иминият компанияләреннән законсыз рәвештә 7 миллион сумнан артык акча алу өчен юл-транспорт һәлакәтен имитацияләгәннәр.
Моннан тыш, оешкан җинаятьчел төркем әгъзалары эшмәкәрләрне отышлы булмаган килешүләрне имзаларга мәҗбүр иткәннәр.
Болардан тыш, алар 7600дән артык чит ил кешесенең Россиядә законсыз торуын оештырган. Оешкан җинаятьчел төркем эшчәнлегеннән гомуми зыян 66 миллион сумнан артып киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев