Татарстанда суд йорт түбәсеннән бәреп төшерелмәгән боз сөңгеләре өчен торак-эксплуатация идарәсенә штраф салган
...
Әлмәттә җәмәгать судьясы «ЖЭУ-7» ширкәтен 100 мең сумга штрафка тарткан. Җәзаның сәбәбе Татарстан Дәүләт торак инспекциясенең Лермонтов урамындагы 47нче йортның түбәсен боздан чистарту турындагы күрсәтмәсен үтәмәү булган.
18 февральдә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, инспекторлар торак йорт түбәсендә боз сөңгеләре булуын ачыклаган. Идарәче компанияне 3 мартка кадәр бозуны бетерергә мәҗбүр иткәннәр. Әмма күрсәтмә вакыты үткәннән соң, боз сөңгеләре элеккечә түбәдән асылынып торган.
ЖЭУ-7 директоры акланырга тырышып карады, бозны чистартуның файдасы булмас иде: кояшлы һава кабат боз сөңгеләре хасил итәр иде, дип белдерде.
Суд ЖЭУга 100 мең сум күләмендә штраф билгеләде, диелә ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәрендә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев