Татарстанда сөтнең сатып алу бәясе, НДСны исәпкә алмыйча, 36 сум тәшкил итә
...
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Марсель Мәхмүтов Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында агымдагы елда сөтнең сатып алу бәясенең сизелерлек кимүе турында хәбәр итте. Бәя 9 сумга төшкән һәм хәзер, НДСны исәпкә алмыйча, 36 сум тәшкил итә.
Мәхмүтов сүзләренә караганда, бәя төшү тармакта кайбер инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен авырлыклар тудыра. Гыйнвар аенда сөт сату күләме 10 мең тоннага артуга карамастан, җитештерүчеләр көтелгән табыш алмаган. Вәзгыять сатып алу бәяләренең кимүе аркасында 1,5 миллиард сум югалтуга китергән.
Чыганак: «Реальное время»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев