Татарстанда социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлауга 10,5 миллиард сум юнәлдереләчәк
Татарстанда республиканың сигез районында тугыз мәктәпкә капиталь ремонт башланды. Бу хакта Хөкүмәт йортында Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә хәбәр иттеләр
Быел социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлауга 10,5 миллиард сум юнәлдереләчәк. Программага, мәктәпләрдән тыш, 63 укыту һәм балалар учреждениесе, шул исәптән азык-төлек блоклары һәм балалар бакчалары кертелгән.
Сәламәтлек саклау объектларын торгызу буенча эшләр инде алып барыла. Сигез балаларны тукландыру пункты, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм стационарлар ремонтлана. Бу объектларның әзерлеге 8-28 процент тәшкил итә.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә балалар лагерьларын, яшүсмерләр клубларын һәм яшьләр үзәкләрен яңарталар. Андагы эшләр 5тән 35 процентка кадәр башкарылган. Шулай ук авыл мәдәният йортларын һәм музейларны ремонтлау башланды, аларда әзерлек 8 проценттан артмый. Өч спорт объектында ремонт башлана.
Ел ахырына кадәр 1,4 миллиард сумга 23 яшьләр сәясәте объектын, 1,8 миллиард сумга 38 мәдәният объектын һәм 1,3 миллиард сумга 25 спорт корылмасын ремонтлау планлаштырыла.
Чыганак: «Новости Татарстана»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев