Татарстанда шикәр авыруыннан интеккән 28 меңнән артык кеше ташламалы дарулар алырга мөмкин
...
Татарстанда 353 меңнән артык кеше социаль хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин. Шуларның 147 меңе - бушлай дарулар алырга хокуклы, шуларның 28 меңнән артыгы – шикәр чире белән авыручылар. Бу хакта КП хәбәр итә.
2026 елга республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы барлык кирәкле препаратларны, инсулин помпаларына материаллар сатып алган инде. Медикаментлар алу өчен пациентларга яшәү урыны буенча поликлиникага барып, рецепт яздырырга һәм медицина учреждениесенә беркетелгән даруханәдән даруларны барып алырга кирәк була.
Чыганак: НТР 24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев