Татарстанда сезон башыннан бирле 5 меңнән артык кеше талпаннардан зыян күргән
...
Сезон башыннан бирле Татарстанда яшәүче 5 427 кеше талпан кадалудан зыян күргән. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң күп очраклар Казанда (1 847), Чаллыда (507) һәм Әлмәт районында (330) теркәлгән. Түбән Кама, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында да күрсәткечләр югары. 85 проценттан артыгы урманнарда, паркларда һәм дачада булган.
Тикшерелгән 2 333 талпанның 447сендә боррелиоз, 20сендә анаплазмоз, 15сендә эрлихиоз, 11сендә энцефалит кузгаткыч табылган.
Чыганак: ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев