Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда шәхси йортларда газ җиһазларын тикшерделәр

Ике контурлы казаннарга һәм төтен чыгару юлларына аерым игътибар бирелде

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Иске Чаллы шәхси секторында газ җиһазларын тикшерү буенча рейд үткәрделәр.

 

Белгечләр газ плитәләре һәм ике контурлы казаннарның ничек урнаштырылуын карадылар, шулай ук төтен чыгару юлларының торышын тикшерделәр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.

 

Яшәүчеләргә плитә янында җиңел янып китүчән әйберләр булырга тиеш түгел, ә кабызылган газны күзәтүсез калдыру куркыныч, дип искәрттеләр.

 

Йортларны карап йөргәндә, хуҗаларга ашыгыч хезмәтләрнең киңәшләре һәм номерлары белән белешмәлекләр өләштеләр.

 

Чыганак: Татарстан24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев