Татарстанда шәхси эшмәкәрләрнең күбесе сәүдә өлкәсендә мәшгуль
Татарстанда 47,7 мең шәхси эшмәкәр (гомуми санның 37,5 проценты) күпләп һәм ваклап сату, автомобиль һәм мотоциклларны ремонтлау өлкәсендә мәшгуль
Тагын 15,2 мең шундый граждан (12%) транспорт һәм саклау өлкәсендә эшли, дип аңлашыла Татарстанстат мәгълүматларыннан.
Шулай ук республикада күп кенә бизнесменнар төзелеш (9,5 мең, яисә 7,5%), һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлек (9,5 мең, яисә 7,5%) һәм күчемсез милек (6,2%тан бераз артыграк, яисә 8 меңгә якын) белән шөгыльләнәләр.
Иң аз эшмәкәр социаль тәэмин итү һәм хәрби иминлек (16 эшмәкәр, яки 0,013%), файдалы казылмалар чыгару (28 эшмәкәр, яки 0,022%), шулай ук электр энергиясе, газ, пар һәм кондиционер (76 эшмәкәр, яки 0,06%) теркәлгән.
Чыганак: «Реальное время»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев