Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән терлекләрне законсыз кертү очракларын кисәттеләр

Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән мөгезле эре һәм вак терлекләрне законсыз кертү омтылышлары туктатылды

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев хәбәр итте.

 

«Бүгенге көнгә бездә 2,5 мең транспорт берәмлеге тикшерелде. Без өстәмә рәвештә тагын 19 күчмә пост урнаштырдык. Бездә ике стационар пост эшли. Бүгенге көнгә без 190 баш мөгезле эре терлек ачыкладык инде. Корбан бәйрәме уңаеннан әйләнмә юллар белән мөгезле вак терлекләр кайтарыла башлый», – дип сөйләде ул.

 

Галиев сүзләренә караганда, республикада 148 терлек алып сатучы ачыкланган. Моннан тыш, Татарстан белән күрше төбәкләрдә тагын 40ка якын алып сатар эшли.

 

«Вәзгыятьне контрольдә тотабыз. Киеренке режимда эшлибез. Терлек кайтару очраклары бар», – дип ассызыклады ул.

 

ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов алып сатарларны контрольдә тотарга кирәк, дип өстәде.

 

«Районнарда бу кешеләрне көне-төне күзәтү өчен ветеринария белгечләрен беркетергә кирәк», – дип белдерде ул.

Чыганак: “Татар-информ”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев