Татарстанда профилактик прививкалар өчен вакциналар сатып алуга 150 млн сум бүлеп биреләчәк
Татарстанда профилактик прививкалар өчен вакциналар сатып алуга 150 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә
Башта 2026 елга республика бюджетында бу максатларга 86,8 млн сум каралган иде. Өстәмә рәвештә тагын 63,2 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла.
«Күрсәтелгән максатларга бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләме 150 млн сум тәшкил итәчәк», – дип хәбәр иттеләр министрлыкта.
Акча халыкның эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә һәм эпидемик күрсәткечләр буенча прививкалар ясатуга юнәлдереләчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев