Татарстанда предприятиегә су төбен тирәнәйтү эшләрендә кагыйдә бозулар өчен штраф салынды
...
Кама транспорт прокуратурасы, Кама яр буе полосасында әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшергәндә, бозулар ачыклаган. Бу хакта күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кама акваториясендә тирәнәйтү эшләре белән шөгыльләнүче предприятиенең елганың яр буе саклану полосасында юылган грунтны законсыз урнаштыруы ачыкланган.
Россия табигать күзәтчелеге транспорт прокуратурасы материаллары буенча юридик затны су объектының яр буе саклану полосасын хуҗалык һәм башка эшчәнлекне бозып файдаланган өчен административ җаваплылыкка тарткан һәм аңа 200 мең сум штраф салган.
Чыганак: Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев