Татарстанда оборона-сәнәгать комплексының 785 белгече «Кадрлар» илкүләм проекты буенча квалификацияләрен күтәрәчәк
...
Бер ел эчендә Татарстанда оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең 785 хезмәткәре бушлай укулар узачак. Квалификация күтәрү яки яңа белгечлек алу мөмкинлегеннән 11 предприятие белгечләре файдаланачак, дип хәбәр итә ТРның «Россиядә эш» кадрлар үзәге матбугат хезмәте.
«Бу ярдәм чарасы оборона-сәнәгать комплексының төбәк предприятиеләренә көндәшлеккә сәләтле булып калырга мөмкинлек бирә. Моның өчен бюджеттан 26 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының «Россиядә эш» кадрлар үзәге җитәкчесе Тимур Муллин.
Укулар оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә кирәкле эшче һәм инженер һөнәрләре белгечләре узачак. Ә эш бирүчеләр уку чыгымнарын компенсацияли алачак.
Программа «Кадрлар» милли проекты ярдәмендә эшли. Финанслау федераль һәм төбәк бюджетлары хисабына тәэмин ителгән. Укулар предприятиеләрнең чынбарлыктагы ихтыяҗларын исәпкә алып үткәрелә, бу тармакта кадрлар әзерләүнең һәм аларны беркетүнең нәтиҗәлелеген арттыра.
Узган ел милли проект буенча Татарстанның оборона-сәнәгать комплексының тугыз предприятиесеннән 1595 хезмәткәр белем алган.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев