Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда объектларга хокукка ия булучыларны ачыклау эше активлашты

2022 елда җирле үзидарә органнары тарафыннан элек ачыкланган күчемсез милек обектларының 1,5 меңгә якын хуҗасы ачыкланган.

Бу хакта ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хәбәр итте. Үзенең «Киңлек мәгълүматларының милли сис­темасы» дигән дәүләт программасын тормышка ашыру барышына багышланган чыгышында ведомство вәкиле бу программаның элек исәпләнгән күчемсез милекнең хуҗаларын ачыклау турында Федераль законның тормышка ашырылуы белән өзлексез бәйле булуын билгеләп үтте.

Әлеге законны тормышка ашыру буенча хәбәрдарлык үзәге булып Росреестр тора. Республика ягыннан аны тормышка ашыру өчен җаваплы – Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы. Ведомствоның бурычы булып методик һәм оештыру эшләре буенча озатып йөрү тора. Шул уңайдан күчемсез милекнең шундый хуҗаларын ачыклауда төп роль нәкъ менә җирле үзидарә органнарына йөкләнгән.

 

Белешмә

2021 елның 29 июненнән үз көченә кергән 518нче номерлы федераль закон элек кадастр исәбенә куелган, әмма хәзерге вакытка кадәр аларга хокук Бердәм күчемсез милек дәүләт реестрында теркәлмәгән күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклауга юнәлдерелгән.

ЕГРНга 518 нче законны кертү вакытына күчемсез милекнең элек исәпкә алынган 700 меңнән азрак артык объектларының хуҗалары турында мәгълүмат юк иде. Хәзер исә мондый объектлар 40 меңгә азайды.

– Республиканың шәһәр һәм район күзлегеннән карасаң, хокукка ия булучыларны ачыклау буенча Лениногорск районы (215 хуҗа ачыкланды), Актаныш (168), Апас (128), Югары Ослан (98), Азнакай рйоннары (70) актив керештеләр.

518нче закон буенча эре шәһәрләр потенциалы югары булса да, эш әлеге юнәлеш буенча башлангыч этапта гына әле, ә кайберләрендә бөтенләй башланмаган да, – дип билгеләп үтте Лилия Борһанова.

Татарстан һәм ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы тарафыннан, республика Президентыннан әлеге барлык тиешле процедураларны оптимальләштерү һәм гадиләштерү максатында барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.

 

Сүз уңаенда

Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында 518нче номерлы федераль законга үзгәрешләр кертү планлаштырылган закон проекты карала. Аерым алганда, түбәндәгеләр тәкъдим ителә: җирле хакимият органнары үткәргән чаралар хокук иясен ачыклауга ярдәм итмәгән очракта, вәкаләтле орган 14 көн эчендә Росреестрга милекне хуҗасыз буларак исәпкә алу турында гариза җибәрергә тиеш. Әгәр хокук иясен эзләп таба алмасалар, күчемсез милек объектын «хуҗасыз» дип танырга мөмкиннәр.

 

Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев