Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен социаль ярдәм чараларын озайтачаклар

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен, салым бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәм чаралары 2026 елның 31 декабренә кадәр озайтылачак

Тиешле закон проектын бүген ТР Дәүләт Советының 17нче утырышында депутатлар хуплады.

«2024 елдан, республика законнары нигезендә, махсус хәрби операциядә катнашучы затларга, аларның тормыш иптәшләренә, ата-аналарына һәм балигъ булмаган балаларына социаль ярдәм чаралары аларның салым бурычлары булуга карамастан күрсәтелә», – дип сөйләде ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Закон проекты махсус хәрби операциядә катнашучы затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен эшләнгән, дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев