Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда МАКС ярдәмендә кунакханәгә урнашу механизмы эшли башлады

Татарстанда пилот режимында кунакханә кунакларын МАКС илкүләм мессенджеры аша урнаштыру механизмы эшли башлады. Бу хакта Россия Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә

Барлыгы ил буенча әлегә ике дистә кунакханә турында сүз бара. Татарстаннан тыш, сервис сынау режимында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочиның кайбер кунакханәләрендә эшли башлады. Аннан Россиянең балигъ булган гражданнары, шул исәптән балалар белән урнашучылар да файдалана ала.

 

Милли мессенджер ярдәмендә урнашу өчен МАКСның профиленә керергә, «цифрлы ID» бүлеген, «паспорт» кушымтасын ачарга һәм «күрсәтергә» төймәсенә басарга, шуннан соң кунакханә хезмәткәренә сканерлау өчен штрихкод күрсәтергә кирәк.

 

РФ Цифрлар министрлыгында ел дәвамында «цифрлы ID» ярдәмендә инде берничә мең Россия кунакханәсендә теркәлергә мөмкин булыр дип өметләнәләр.

 

Шул ук вакытта министрлыкта МАКСны куллану «документларны рәсмиләштергәндә вакытны янга калдыра, әмма әлегә кунакханә хезмәткәре мәгълүматларны ачыклау өчен сездән кәгазь паспорт сорарга хокуклы», дип ассызыкладылар.

 

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев